Песошин Казанда Россия венчур форумын әзерләү буенча оештыру комитеты составын үзгәртте
Казанда 2024 елгы Россия венчур форумын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составына берничә үзгәреш кертелде. Боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Мәсәлән, комитет составына ТР Инвестиция-венчур форумы директоры урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Әхмәтгалиев (ул шулай ук оештыру комитеты сәркатибе булачак), Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы полициясе башлыгы урынбасары Александр Мищихин һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кертелде.
Элегрәк «Татар-информ» Россия венчур форумы Казанда 26 апрельдә узачак, дип хәбәр иткән иде. Әмма соңрак программаның беренче тапкыр ике көнлек булачагы (25-26 апрель) билгеле булды. Чара «Казан Экспо»да узачак һәм әйдәп баручы венчур фондлары, инвестиция компанияләре, эшмәкәрләр, дәүләт секторы һәм башка белгечләрне җыячак. Форумда катнашу өчен теркәлү форум сайтында үткәрелә.
Оештыручылар мәгълүматлары буенча, 4 меңнән артык кеше, 150 спикер һәм эксперт катнашыр дип көтелә. Чараның төп темасы «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» булачак.