Әлмәтлеләр махсус хәрби операция зонасына биш тонна ярдәм илткән
Чираттагы, 20 гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына Әлмәттән килгән. Тапшырылган ярдәмнең гомуми авырлыгы 5 тонна тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу ярдәм партиясе составына солдатлар соравы буенча иң кирәкле әйберләр кергән: квадрокоптерлар, төзелеш материаллары, шәхси посылкалар, азык-төлек, маскировка челтәрләре, эчәр өчен су, җылы киемнәр, дарулар һәм башкалар.
«Әлмәт предприятиеләре, җәмәгать оешмалары һәм гади гражданнар безнең хәрбиләр һәм аларның якыннары белән иңгә-иң торалар. Ярдәм һәр яклап күрсәтелә һәм җиңүгә кадәр шулай дәвам итәчәк! Ярдәмчеллек һәм кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге катлаулы вакытта уртак нәтиҗә өчен бердәмләшү аеруча мөһим!» - дип белдерде район башлыгы Тимур Нәгуманов.
Район матбугат хезмәтендә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» («Своих не бросаем») штабының көн саен солдатлар өчен кирәк-яраклар кабул итүен искәрттеләр. Теләге булган һәркем өлеш кертә ала. Волонтерлар белән 8 (8553) 26-01-01 телефон номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатлар ирешелгәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.