Лаеш районы хәйрия фонды махсус операция хәрбиләренә ярдәм җибәрде
Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» («Помощь СВОим») хәйрия фонды махсус операция солдатларына чираттагы шефлык ярдәме партиясен тапшырды.
«Барлыгы 410 шулпа һәм ботка, шулай ук 20 маскировка челтәре илтеп бирелде. Бу заявка буенча кечкенә генә ярдәм», – дип сөйләгән «Татар-информ»га «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьева.
«Безгә кичә Лаеш районыннан гуманитар ярдәм китерделәр. Кайгыртуыгыз һәм яратуыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фондына рәхмәт белдерәбез. Җиңү безнеке булачак, дип ышандырабыз», - ди солдат видеода.
Моннан тыш, башка солдатларга медицина тартмалары (даруханә) һәм өс киеме илтеп тапшырылган.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатлар ирешелгәнче дәвам итәчәген берничә мәртәбә белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.