Гидрометеорология үзәге томан турында хәбәр итә
31 март якшәмбе кичендә, 1 апрель төнендә һәм көндез Татарстанда һава торышы шартларының шактый бозылуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген һәм иртәгә республикада, шул исәптән Казанда да, кабат 500 метр һәм аннан кимрәк күрсәткечкә күрү мөмкинлеге начарлануы белән томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Элегрәк «Татар-информ» якшәмбе Татарстанда +8 градуска кадәр җылы, яңгыр, юеш кар һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр иткән иде. Киләсе атнада, апрель башында, республикада +13 градуска кадәр җылыта.