Анталиядә җир тетрәү булган
Төркиянең Анталия шәһәрендә 4,2 магнитудалы җир тетрәү булган.
Төркиянең курорт шәһәре Анталидә 4,2 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән, дип хәбәр итә Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Бу хакта «РИА Новости» яза.
Җир тетрәүләр Каш районында җирле вакыт буенча 13:38 сәгатьтә теркәлгән (Мәскәү вакыты белән туры килә).
Җир тетрәү үзәге 15 км тирәнлектә яткан.