Азюрка авылында азан әйтү осталыгы буенча бәйге узды
28 мартта Ак Күл авылының «Җомга» Җәмигъ мәчетендә традицион азан башкаручылар конкурсы узган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәтенә сылтама белән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.
Быел оештыручылар конкурс белән генә чикләнмәскә булган. Башта барлык теләүчеләр өчен «Азанның кыйммәтләре» дигән лекция оештырылган. Имам Йосыф-хәзрәт Кадиев Исламда азанның роле, мөәдзиннәр дәрәҗәсе, азанның дөрес әйтелеше мөһимлеге һәм әйтелештә иң еш очрый торган хаталар турында сөйләгән.
Аннары икенде намазынан соң катнашучылар конкурска керешкән. Алар 4 яшь категориясендә ярышкан. Жюри составында ислам уку йортларын тәмамлаучылар, якшәмбе мәктәпләре имамнары һәм укытучылары булган. Алар азан әйтүнең дөреслеге һәм матурлыгын бәяләгән.
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр алган. Аларны мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб, «Җомга» Үзәк Җәмигъ мәчете имамы Рәшит-хәзрәт Габдрәшитов тапшырган. Аннан соң барысы бергә «Рамазан» мөселман җәмгыяте әзерләгән гомуми ифтарга «Озерки» кафесына юл тотканнар.