Тукай клубында узачак юмор кичәсендә язучылар белән бергә кунаклар да катнашачак
Язучылар берлегенең Тукай клубында юмор кичәсе узачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Ел саен Тукай клубында уздырылган традицион юмор кичәсендә танылган язучылар белән беррәттән кунакларыбыз Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов һәм юмор остасы, артист Аграфена Васильева да катнаша. Кичәне сатирик язучы Хәбир Ибраһим алып барачак, диелә хәбәрдә.