Казанда фитнес-клуб бассейнында бала батып үлгән
«Татар-информ»га билгеле булганча, Казанның Совет районы фитнес-клубларының берсендә бала батып үлгән. Агентлык мәгълүматлары буенча, аңа 7 яшь булган.
Әлеге факт буенча тикшерүчеләр процессуаль тикшерү башлады, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә.