Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале узачак
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.
Фестивальнең төп бурычы – профессиональ вокал сәнгатен, сыйфатлы милли эстраданы пропагандалау.
Гала-концертта яшь, әмма танылган фестиваль лауреатлары Рөстәм Асаев, Сирина Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Алмас Хөсәенов катнашачак.
Түбән Новгородта шулай ук 2023 елгы фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында җиңүчеләр катнашачак: Илүзә Вәлиуллова, Динар Шәрәфетдинов, Инсаф Ганибаев, Әдилә Мөбарәкова. Махсус кунаклар итеп Зәйнәп Фәрхетдинова, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов чакырылачак.