Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Tatar-inform.tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Истанбулда галим Надир Дәүләтнең каберен зиярәт кылганнар һәм искә алганнар

0
Истанбулда галим Надир Дәүләтнең каберен зиярәт кылганнар һәм искә алганнар

Профессор, тарих фәннәре докторы Надир Дәүләт вафатыннан соң өч ел узды. 30 апрельдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә галимнең хатыны Берил Дәүләт һәм якыннары аның каберен зиярәт кылырга барган һәм рухына дога кылган.

«Надир Дәүләт – төрки дөньяны өйрәнү өлкәсендә зур укытучы, остаз. Ул вафат булган елны Мимар Синан университетының академик комиссиясе искә алу чарасын оештырды. Надир Дәүләт үзе исән вакытта шәхси китапханәсен Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәгенә (IRCICA) багышлады. Икенче чараны узган ел әлеге үзәк гыйльми җыелыш итеп оештырды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт.

Фото: © Берил Дәүләт

«Быел фикерем башкачарак булды. Надирым безнең янда булса: «О, хуш килдегез!» – дип, күрергә шат булачак иң якын кешеләрен очрашырга чакырдым. Без 13.00 сәгатьтә иремнең кабере янына җыелдык, ә аннары аны искә алыр өчен, ресторанда җыелып утырдык. Яраткан дуслары белән рәсми җыелыш үткәргәннән соң, Надирыбыз, һичшиксез, алар белән бер өстәл янында җыелып сөйләшүне яратыр иде. Без дә аның бу гадәтен дәвам иттерергә теләдек», - диде ул.

Берил Дәүләт иренең кабере янында, аннары дусларча сөйләшеп утырганда да бик матур мизгелләрне искә төшерүләрен әйтте. «Кайбер хатирәләр аша без Надирның «мәшһүр көлүе»н - рәхәтләнеп, эчкерсез көлүен искә алдык. Кайбер хатирәләр аны нык сагынуыбыз турында уйландырды, ни кадәр зур бушлык калдыруы безне моңсуландырды», - диде.

Надир Дәүләтнең аспирантлары булган Исмәгыйль Тюркоглу һәм Несрин Сыраәхмәтоглу укытучыларының эш дисциплинасы, тырышлыгы һәм үзенчәлекле интеллекты турында сөйләгән.

«Татарстандагы гыйльми җәмәгатьчелеккә яхшы таныш булган, төрки дөнья белгече, профессор Исмәгыйль Тюркоглу Татарстан турындагы хезмәтләре белән билгеле һәм озак еллар Мәрмәрә университетында Надир Дәүләтнең аспиранты булып эшләде. Ул хәтта Идел-Урал экспедицияләрендә дә иремнең ярдәмчесе буларак катнашкан. Профессор Несрин Сарыахмәтоглу – төрки дөнья буенча белгеч, Азәрбайҗан турында эзләнүләре, тикшерүләре белән билгеле шәхес һәм озак вакыт Мәрмәрә университетында Надир Дәүләт янында эшләде», - диде Берил Дәүләт.

«Алар Надир Дәүләтнең төрки дөньяда үзеннән соң да эшләячәк яшьләрне тәрбияләүгә зур әһәмият бирүен һәм бу максат өчен күп хезмәт куйганын әйтте. Дәвамчылары сөйләвенчә, ул Мәрмәрә университетының Тюркология тикшеренүләре институты директоры булып эшләгән вакытта атна саен академик очрашулар үткәрүне гадәткә керткән, һәм бу түгәрәк өстәл җыелышларына еш кына Европа, Америка һәм төрки дөньядан галимнәр чакырылган. «Надир хуҗа мондый чаралар ярдәмендә яшь галимнәр буларак безнең офыкларны ачты», - диләр укучылары.

Төркия татары Яшәр Байтак Надир Дәүләт исеменең Төркия татарлары өчен әһәмияте һәм кыйммәте турында сөйләгән. «Яшәр Байтак – Идел-Урал җәмгыяте җитәкчеләреннән, Надир Дәүләтнең теш табибы иде. Едитәпә университетыннан сәясәт белеме буенча эксперт, Казан татары Илшат Нәҗипов Надир Дәүләтнең ассистенты һәм аның хатыны – Зилә Нәҗипова – безнең гаилә дустыбыз. Сезнең аша аларга да рәхмәт әйтәсем килә», - диде Берил Дәүләт.

«Надир Дәүләт белән беренче тапкыр очрашканда, без бик гаҗәпкә калдык. Аннан шундый җылы мөнәсәбәтне көтмәгән идек, һәм аны шул дәрәҗәдә ярдәмчел кеше буларак күз алдына китермәгән идек», - дип, искә алганнар мәктәп елларында Казаннан Төркиягә килгән Зилә һәм Илшат Нәҗиповлар. Берил Дәүләт әйтүенчә, алар дүрт бала тәрбияләп үстерә һәм балаларына Надир Дәүләт турында аңлаталар. «Моннан тыш, Надирым исән чакта, безнең барлык рәсми яки академик чараларга бергәләп йөрүебезгә игътибар иткәннәр, безнең бергәлеккә соклануларын белдерделәр», - диде ул.

«Чакырылган кунакларга, авыр көнне ялгыз калдырмаган дусларыма рәхмәтемне белдерәм. Надир Дәүләт фани дөньядан бакыйлыкка күчкәннән соң өч ел узса да, күңелләребездә, акылыбызда аны сагыну, ярату һәм соклану хисләре яши», - диде Берил Дәүләт.

  • Надир Ибраһим улы Дәүләт - тарих фәннәре докторы, профессор. 1944 елда Кытай Халык республикасы Мукден шәһәрендә туа. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын, 1974 елда Германиядә Мюнхен университетын тәмамлый.
  • 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетларында төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елда – Төрки тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Истанбулның Едитәпә, Айдын университетларында эшли. Китаплары татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басыла.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил об увеличении числа резидентов ОЭЗ «Технополис «Москва»





Москва

Подмосковная общественная организация инвалидов «Колесница» провела автопробег


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о мерах поддержки предпринимательства в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Состоялась Байкальская театральная школа в Бурятии: Россия и Культура, Дети




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Бег — один из самых популярных видов спорта у россиян

В Росгвардии стартовал чемпионат по боксу "Кубок Победы"

«Локомотив» и воронежский «Факел» сразятся на столичной «РЖД Арене»


WTA

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Game News

Ubisoft cancels The Division: Heartland so it can focus on 'bigger opportunities' like XDefiant



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России