Отличник, футболчы, компьютер уеннарын ярата торган егет анасын һәм сеңлесен үтергән
Санкт-Петербург янындагы Бугры бистәсендә студент егет 48 яшьлек анасын һәм 3 яшьлек сеңлесен үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. Тикшерү комитеты фаҗига урыныннан видео күрсәтте. Фатирда төшерелгән кадрлардан аңлашылганча, әни кеше улын туктамакчы була. Бүлмәдә көрәш эзләре бар, диелә хәбәрдә. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмә хатынның 21 яшьлек улы тоткарланган. Хатынга һәм аның нәни кызына пычак кадап үтергәннәр. Егет Петербург вузларының берсендә укый. Аның туганнарын үтерү сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Читать дальше...