Добавить новость
Главные новости Ставрополя
Ставрополь
Август
2025

Подстепки авылында Сания апа Әхмәтвәлиева биргән җирдә яңа мәчеткә нигез салдылар

0

Ставрополь районының Подстепки авылын Тольяттидан нибары 4 чакрым юл гына аерып тора. Шуңа күрә анда үзеңне шәһәрдәге кебек хис итәсең. Бердәнбер аерма – монда күпкатлы йортлар юк, күбесенчә зур булмаган өйләр һәм коттеджлар төзелгән. Ә «АвтоВАЗ»ның якынлыгын исәпкә алганда, бу коттеджларның нигездә кемнеке булуын чамалавы кыен түгел. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген биредә 20 меңләп кеше яши. Алар арасында мөселманнар да шактый.

2010 еллар башында авылда җирле мөселман оешмасы теркәлгән, ә менә мәчет төзелеше ачык мәсьәлә булып калган. Хәер, мәчет төзү өчен җир дә булган инде. Биредә яшәүче Сания апа Әхмәтвәлиева үзенең 10 сутый җирен мөселман җәмәгатьчелегенә 2014 елда ук биргән. Шулай булуга карамастан, эш быел гына, ниһаять, урыныннан кузгалды. Узган чәршәмбедә авылда булачак мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы узды. Моңа кадәр биредә фундамент казылган һәм ярдәмчел корылмалар әзерләнгән булган инде.

Һәр эшне башлагандагы кебек, биредә күмәк дога укылды. Шуннан соң сүзне Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров алды. Ул авыл халкын мәчет төзелеше башлану белән котлады һәм бу изге эшне якын арада башкарып чыгачакларына ышаныч белдерде. Шулай ук ул төзелешне җитәкләгән Илһам Сәлахетдиновка, бүлеп бирелгән җир өчен Сания Әхмәтвәлиевага, проектны эшләгән архитектор Искәндәр Хәмәтовка, төзүчеләргә һәм Аллаһы йортын төзүдә финанс ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.

Илһам Сәлахетдинов сүзләренчә, 60 кешегә исәпләнгән мәчет 2 катлы булачак һәм биредә уку сыйныфы да каралган. Төзелешне 2 ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Авыл мөселманнары өчен истәлекле көнне Подстепкига мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде. Ул билгеләп үткәнчә, мәчетләр – дин тотучыларның, халкыбызның берләшү урыны. Авылда татарлар бик күп булмаса да, алар берләшеп, бик катлаулы һәм чыгымлы эшкә алынганнар. Аларның тәвәккәллеге бик шатландыра. Мәчет, дин булган җирдә тәртип тә бар бит. Кешеләр берләшкәндә генә теләсә нинди зур эшләр җиңелрәк һәм тизрәк үтәлә. Бу гыйбадәтханәне төзүгә ярдәм иткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтен бирсен һәм сезнең һәрберегезнең аны төзүгә үз өлешегезне кертергә мөмкинлегегез булсын, диде ул.

Чыганак: «Бердәмлек», Данияр Сәйфиев







Губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров





Губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Ставропольском крае



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Ставрополе, в Ставропольском крае и в России