Казанда «Рубин» белән «Тамбов» уены тигез исәпкә тәмамланды
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионында «Рубин» командасы РПЛ чемпионатының алтынчы тур матчында «Тамбов» командасын кабул итте. Уен 2:2 булып, тигез исәп белән тәмамланды. «Рубин» (Казан) — «Тамбов» (Тамбов) — 2:2 (1:1). Гол кертүчеләр — Деспотович (47, 90) — Карапетян (15), Карасев (84). «Рубин»: Дюпин. Меркулов, Уремович, Старфельт, Зуев, Макаров (Шатов, 65), Кварацхелия, Йевтич, Абильдгор, Хван, Деспотович. Алты турдан соң казанлылар активында 11 очко тупланды, әлегә команда җиденче урынны били. «Рубин» 13 сентябрьдә Мәскәүдә «Динамо» белән очрашачак.