Әниләре кунакта йөргәндә, ике бала һәм аларны коткарырга маташкан әти кеше янып үлгән
6 июньгә каршы төндә Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә янгын була. Шәхси йортта ут эчендә ике бала һәм ир-ат үлә. Бу турыда «Вести» каналы экстрен хезмәтләргә сылтама белән хәбәр итте. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әни кеше ике баласын үзләрен генә өйдә калдырып, дустына кунакка чыгып китә. Балаларның олысына 5 яшь, кечесенә бер яшь тә җиде ай. Иртәнге дүртләр тирәсендә балаларның 24 яшьлек әтисе янгын чыгуын күреп ала. Ул үзе гаиләсе белән тормый. Әти кеше элеккеге хатынына шалтырата. Үзе балаларны коткарырга бара. Читать дальше...