Добавить новость
Главные новости Тулы
Тула
Май
2024

Артистларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Димәк,шул сумманы түләргә риза кеше бар»

0
Артистларның Сабантуйда җырлау бәяләре турында: «Димәк,шул сумманы түләргә риза кеше бар»

«Интертат» артистларның Сабантуйларда чыгыш ясау бәяләрен белешеп, язма әзерләгән иде. Җырчылар куйган бәяләр күп кенә социаль челтәр кулланучыларны гаҗәпкә калдырды. Бу уңайдан кәнәгатьсезлек белдереп калдырылган комментарийлар бихисап булды.

  • «450 меңнән башлап 1 миллионга кадәр»: Сабантуйларда кайсы җырчы күпмегә чыгыш ясый?

Ә менә алып баручы Айваз Садыйров үзенең Телеграм-каналында артист халкын яклап пост урнаштырган.

«Артистларның акчаларын санау - безнең яраткан эш. Яңа ел, Сабантуйлар алдыннан, аеруча. «Интертат»та бу язмага 99% комментарий калдыручыларның моңа карата фикере билгеле. Әмма...

Бу суммалар никадәр акланган-акланмаган дигән риторик сорау тукталып тормыйча, берничә фикер:

Артист, бу сумманың күпме реаль чыгым киткәнен үзе генә белә. Команда, репертуар, образ, һ.б. Мин болай әйтергә яратам: 5 сәгатьтә 150 меңне эшләр өчен артист ярты гомере буе әзерләнә.

Сабантуй – массакүләм бәйрәм. Анда килгән һәр кешегә бүлсәң, кеше башына 100 тәңкә чыгадыр. «Уникс»ка килеп, шул ук артистка 1000 сумга концерт карау - норм. Сабантуйда шартлы 100 сумга - пукан шартлый.

Алар шундый бәя куя икән, димәк шул сумманы түләргә риза кеше бар! Риза булмаганнар түләми, в чем проблема? Мин берәүгә дә, «Мерседес» алма, ул кыйммәт, «Лада» да шулай ук йөртә, дип йөрмим. (хотя хәзер «Лада» да не совсем корректный пример) Аласы килсә, алсын, ул аның шәхси эше һәм кесә мөмкинлеге.

Мондый акча сорарга җөрьәт иткәннәр һәм аларга шуның кадәр бирергә әзер булган артистлар ике кул бармакларына сыя бездә. Калган 1000е бик сорар иде, аларга моның кадәр түләүче юк. Кабатлыйм, болары үз эше, иҗаты, тәҗрибә/хата/маркетинг һ.б инструментлар бн шул дәрәҗәгә үзләрен җиткергәннәр. Үзләрен ясаганнар. Претензия в чем? Аңламыйм?

Зур Сабантуйларга бюджет дигән әйбер бар, аны алдан билгелиләр. Шуның кысаларында программа әзерләнә. Ул акча барыбер нәрсәгәдер тотылачак. Безнең артистларга эләгә күрмәсен бер үк дисәк тә! Әле тотылмыйча, тотылды, дип тә күрсәтергә күп сорамаска мөмкиннәр.

Кыскасы, мин комментарий язучының 1%. Ул 1% керүче бармы монда тагын?» – дип сораган алып баручы.

Пост янында Алсу исемле интернет кулланучы түбәндәге фикерне язып калдырган: «Мин дә нәкъ шулай уйлыйм! Кичә "ВКонтакте"да күргән идем бу бәяләр белән постны. Анда 99 % комментарий "бу акчаны сыер савучыларга бирегез, ул җырчылар бөтенләй азды, аларга көрәк тоттырып бакчага эшкә чыгарырга кирәк". Ә ул популярлыкны казану өчен ничә еллар бөртекләп җыерга кирәк ул тамашачаны! Башта да, аннан да күпме акча кирәк! Без бит айсбергның астын күрмибез, өстен генә. Популярлык казану гына җитми, аны үстерергә кирәк. Тулы заллар җыйганчы, ай-һай, күпме кәҗә маен чыгарырга кирәк! Ул комментарийларны укыгач, шундый нәтиҗәгә килдем. Бу безнең ил халкының менталитеты. Бездә гомергә байларны сөймәделәр, сөймиләр һәм сөймәячәкләр дә! Үз тырышлыгы белән эшләп баеганмы ул, юкмы – барыбер», – дип яза ул.





Губернатор Тульской области Алексей Дюмин
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы





Москва

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.


Губернатор Тульской области Алексей Дюмин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Москва и Пекин подписали программу сотрудничества до 2026 года — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

В Бурчтии в театре кукол «Ульгэр» 14-16 июня пройдут «Волшебные выходные»! - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети




Спорт в Тульской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Аэрозоль» победил ГСС, «Алексин» разгромил «Машиностроитель»

Спорт: Летний кубок по волейболу на песке

«Майский» разгромил суворовскую «Энергию», «Меч» проиграл в Товарковском


Кирилл Скачков

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Тула

Сколько пар поженились на фестивале «Дикая Мята» под Тулой



Частные объявления в Туле, в Тульской области и в России