Башкортстанның Туймазы драма театры премьера тәкъдим итте
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы дәүләт татар драма театры коллективы күренекле совет драматургы, Россиянең һәм Бурятия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Степан Лобозеровның «Әстәгъфирулла» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссер-куючысы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Муллабаев, рәссамы — Рима Госманова. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә. Рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Латыйпова, Рәсилә Сәлимгәрәева, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты Алик Зәйлалов, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов, Гөлназ Ибатуллина, Рөстәм Шәйхумов башкарды. Пьеса акчасызлык, өметсезлек елларында язылган. Авыл бетү алдында, халык эшсезлектән, акчасызлыктан иза чигә, ирләр көмешкә эчеп, киләчәк турындагы авыр уйлардан арына. Ә хатын-кыз һаман дөнья көтү, тормышны бөтәйтү өчен тырыша. Спектакль герое: «Бөтен нәрсә шул акчадан башлана. Бу акчаларга патша сарае салам, диңгез җәйрәтәм, анда төрледән-төрле балыклар, аккошлар йөздерәм!» — дип хыяллана.