Гөлназ Асаева авариядән соң беренче концертын куя
Җырчы Гөлназ Асаева авариягә эләккәннән соң беренче концертын куячак. Ул моңа кадәр булган концертларының барысын да күчергән иде.
«Дуслар, 10 март көнне Туймазыда концерт була. Җыелган акчалардан юл һәлакәтендә зыян күргән пассажирларга ярдәм күрсәтеләчәк. Аңлавыгызны үтенәм, бу минем эшем», – дип язды бу хакта Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчы юл фаҗигасенә 28 февраль көнне юлыкты. Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында JAC һәм Hyundai Solaris автомобильләре бәрелеште. Авария моментында руль артында Гөлназ Асаева үзе булган.
Гөлназ икенче машинадагы зыян күрүчеләрнең гаиләләре белән элемтәгә керүе һәм кирәк кадәр ярдәм күрсәтәчәген дә белдергән иде.
Фото: © Гөлназ Асаеваның телеграм каналыннан
