Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Якутска
Якутск
Март
2023

Саха халкының ышанулары: ияләр, ут ашату, шаман баласызларга ничек бала табып биргән?

0
Саха халкының ышанулары: ияләр, ут ашату, шаман баласызларга ничек бала табып биргән?

Күпчелек төрки халыклар ислам динендә, буддизм, христиан динендәге төрки халыклар бар. Ә менә якутлар үзләренең диннәрен тота. Моны «тәңречелек» дип атаучылар да бар, гәрчә саха халкы үз диннәрен «айыы» дип атый. «Интертат» Якутия белән таныштыруны дәвам итеп, саха халкының дине турында мәгълүмат җиткерә.

Саха халкын тәңречелек динендә дип санау кабул ителгән. Төрки халык буларак, татарлар да элек Кояшка, утка табынган, гомумән, бу төрки халыкларның исламга кадәр ышанулары булган, хәтта «Тәңрем» дип сорау татарларда әле ислам вакытында да сакланып калган. 

  • Үзенчәлекле саха җире: Якутиядә нәрсәләр карарга мөмкин?
  • Саха җире Якутия – атлар иле: «Төрки халыкларның горурлыгы – иярдә булу»
  • Саха Республикасы Дәүләт киңәшчесе Андрей Борисов Шәймиев, Ысыах һәм милли театр турында 
  • Якутия авылында боз әзерләү: «Ел әйләнәсе эшләмәсәң, яшәп булмый»
  • Муңха – Якутиядә балыкны тонналап, күмәкләп һәм милли бәйрәм формасында тоталар

Саха халкы үз динен «айыы», яки «Аар Айыы итэгъэлэ» дип атый. Татарча әйткәндә, «Ия» дип була инде. Халыкның ышануларында нәкъ менә «Тәңрегә» табыну булмаса да, утка, Кояшка табыну нигездә булу сәбәпле, бу динне тәңречелек дип кабул итәләр. Саха халкы ышануларында аны Айыыга табыну дип әйтергә була. Кояш, күк менә шул иң төп ия белән символлаштырып бирелә. Иң төп бәйрәм Ысыах та иң озын көн булганда – 22 июньдә уза һәм аның төп күренеше – таң атканны каршылау. Ут саха халкында изгеләштерелгән.

Арчы йортындагы Аал луук мас (Бөек зур агач)

Фото: © Рәмис Латыйпов

Саха халкының ышанулары бик нык тармакланган һәм монда аллалар, ияләр шулкадәр күп – алар хакында көн буе сөйләп торып була. Әлегә кадәр саха халкы шушы ышануларны бер юнәлеш, бер китап итеп җыеп чыкмаган, чөнки төрле төбәкләрдә яшәүче дин әһелләре арасында төрле күзаллаулар бар икән. Шуңа беркем дә моңа алынмаган.

Саха ышанулары буенча, айыы — дөньяның югары катламында яшәүчеләр, алар саха халкын барлыкка китерүчеләр. Айыы кан кабул итми, шуңа да аларга бары тик үсемлектән әзерләнгән ризыкларны, сөт, йомырка гына «ашаталар». Ышанулар буенча, дөнья өч катламнан тора. Югары дөнья, урта, түбән дөньялар. Урта дөнья – ул кешеләр. Төп символ – агач: аны Аал луук мас (Бөек зур агач) дип атыйлар. Дөнья уртасында шушы изге агач тора: тамырлары түбән дөньяда, ә ботаклары – югары дөньяда, анда ияләр, аллалар. Ә кешеләр агач белән бер катламда. Шуңа да агач өч дөньяны берләштереп торучы әйбер санала. Урманнар арасында яшәгән саха халкы өчен агачлар шулай ук символик мәгънәгә ия. 

Дөнья Юрюнг Айыы Тойон кулында – ул күкләр һәм аллалар хуҗасы, анда кыш юк (саха кешесенең хыялы), ак үләннәр үсә. Дөньяны һәм шул исәптән кешене дә ул барлыкка китергән. Ул карт яки ак ат рәвешендә сурәтләнә дип аңлаттылар, күпмедер дәрәҗәдә Кояшны да символлаштыра. Хатыны Кун Кубэй хотун – беренче сүзе «көн», соңгысы – «хатын». Ул җирнең хуҗабикәсе диик.

Югары дөнья Yөhээ дойду — югары аллалар дөньясы. Югары булса да, алар арасында юньсезләре дә юк түгел, ди Ияләр кешеләргә булыша, кешеләрне алланың кабиләсе дип таныйлар. Һәр нәрсәнең иясе бар. Мәсәлән, атларның ияләре Җәсәгәй тойон дип атала. Сүз уңаеннан – ул аллалар иерархиясендә икенче урында. Иң кирәкле ияләрнең берсе – билгеле, ау иясе Баянай. Ул тиен, бурсык рәвешендә кешеләргә күренеп ала, кайда табыш бар икәнен ул күрсәтә, ди. Шуңа да урманга килүгә кешеләр корбан китерә, аның күңелен күрә.

Түбән дөньяда – Аллараа Дойду начар көчләр – абааhы  яши. Алар кешеләргә чирләр җибәрә. Кешеләр шаманнар ярдәмендә шушы начар көчләргә каршы көрәшә. Яман көчләр бик куркыныч итеп сурәтләнә.

Иң кирәкле ияләрнең берсе – билгеле, ау иясе Баянай. Ул тиен, бурсык рәвешендә кешеләргә күренеп ала, кайда табыш бар икәнен ул күрсәтә, ди. Шуңа да урманга килүгә кешеләр корбан китерә, аның күңелен күрә.

Кешеләр яши торган дөнья Орто дойду – урта дөнья дип атала. Кеше үзе дә өч өлештән тора: Ийэ-кут (ана җаны) — әти-әнидән бирелгән гореф-гадәт. Буор-кут (җир җаны) — кешенең физик тәне. Салгын-кут (һава җаны) — кешенең акылы.

Саха халкының бәйрәмнәрендә бу дини символлар үзәк урында. Ысыах бәйрәмендә иң күренекле урында изге агач – Аал-Луук Мас куела. Олыслар (районнар) бу агачны бизәү буенча үзара ярыша, һәркайсының үз элементы, үзенчәлекләре бар.

Шәһәрдә Айыы храмы – Арчы йорты бар. Ул түгәрәк формадагы өч бүлмәдән гыйбарәт. Стеналарында шул ияләр ясап куелган. Саха халкы атларны изгеләштереп карау сәбәпле, ат башлары куелган. Теләкләр теләгән тасмалар да шунда ук. Биредә никах тантаналары да уза икән.

2014 елда Айыыга табыну саха халкының дине буларак Юстиция министрлыгында теркәлгән. 

Арчы йорты

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ау иясен ник ашаталар?

Балык тотар алдыннан ау иясе Байанайны ашату һәм учак тирәле әйләнеп йөрү

Фото: © Рәмис Латыйпов

Якутиядә дин элементлары һәр адымда күренеп тора. Юлга чыгуга, урман, ау иясе Баянайга корбан бирә торган урыннарны очратасың. Табигатьтәге бар байлык аныкы санала. Агачка чүпрәк бәйлиләр, ау иясенә ризык калдыралар, әле чәй дә салалар. Гадәттә, саха коймаклары ашаталар. Алар «татарныкына» караганда калынрак. Шунсыз урманнан табышсыз кайтасың дигән ышану бар. «Ни өчен бөтен кеше дә шуңа ышана» дигәч, шулай аңлаттылар. Кышкы урманга күз салсаң, ул бит беренче карашка буш кебек - анда кереп нәрсәдер табачагыңа өмет аз кебек. Кереп китәр өчен зур батырлык кирәк, хәтта алты яшеңнән ауга йөри башлаган саха баласы булсаң да. Шуңа теләсәң, теләмәсәң дә, ышанасың Байанайга диләр – берәүнең дә аудан буш кайтасы килми.

- Көнкүрештә бу ышану һәрвакыт чагылыш таба, – дип сөйләде ЯСИА баш мөхәррире Андрей Никифоров. – Әйтик, яңа йортка кергәндә кеше һәрвакыт ут иясен ашата: һәрвакыт бәхет, ризык булсын, диләр. Ирләр ауга бара икән – кул үзеннән үзе ау иясен ашатырга сузыла. Син Баянайга миһербанлы булсаң, ул да сиңа ярдәм итә. Беркем дә моңа мәҗбүр итми, бу шулай кабул ителгән. Бала чакта әле моңа кирәксез дип карасаң да, олыгайгач, ата-бабалар диненә барыбер киләсең.

Байанайны ашату йоласы турында «Мунха» – боз астыннан кәрәкә тоту йоласы вакытында күрсәткән идем.

Якутиядә булганда бер техникумның 35 еллык юбилеен билгеләп үтү белән бәйле тантанага бардым, шунда төп йолаларның берсен – «ут ашату» узганын карадым. Бездәге уку йортларындагы мондый чараларга мулла да, поп та килми, ә менә саха халкы бу очракта да борынгы йолаларын читтә калдырмый икән.

Башта сәхнәгә ике савыт чыгардылар – берсендә чыралардан кечкенә генә «учак» әзерләп куелган, икенче савытта коймак, саха милли ризыгы «саламат» (май һәм оннан әзерләнә).

Йоланы уздырырга тиешле кеше килеп чыкты - капюшонлы соры киемнән, кулында ат койрыгыннан ясалган дейбиир дигән әйбер. Аны беренче күрүгә мин «шаман» дип уйладым. Әмма бу шаман түгел, алгысчык дип атала икән. Шаман – кара көчләрне эшкә җигүче, ә «якты» көчләр белән эшләүчесе – алгысчык. Аксакал дияргәме? Шаман ул нәселдән килә торган әйбер, ди, аңа өйрәнеп булмый, ә монысына була. Бу – йола башкаручы.

Ул арада бер кыз барабан кага башлады. Сүз уңаеннан, ул барабанны мин дә сугып карадым – барып чыкмады. «Бөтен тәнең белән сугарга кирәк», - дип аңлатты студент кыз Амалия Ширяева. Якутскида барабан кагырга өйрәтә торган махсус укытучылар бар икән – бу кыз шунда алты ел укыган. Ул тиккә генә дөбердәтеп тору түгел, ниндидер ритм белән, кешене дәртләндерә торган музыка килеп чыгарлык итеп сугу.

Алгысчык чыкты һәм чараның яхшы булуын теләп, чыраларны яндырды, ат койрыгы - дейбиирне болгап, явыз көчләрне куды. Аннары ут иясен ашатты – утка коймак ташлады, май. Теләкләр теләде. Аннары шул коймакны кунакларга да тәкъдим иттеләр.

Бу йолага үзенчәлекле төс өстәүче тагын бер әйбер – музыка. Ул хомус – безнеңчә әйтсәк, кубызда уйнала. Авыз белән тавышлар да чыгаралар, әллә ни төрләр белән кубызда да уйныйлар. Этник музыка!

Этник музыка турында сүз чыккач, саха халкының түгәрәк биюен – осуохайны да телгә алмый калып булмый. Түгәрәкләнеп басалар да, бик дәртле итеп, берсен-берсе уздырышка бииләр. Бу биюне ауга, яуга чыгып китәр алдыннан бии торган булганнар – ул чыннан да биючеләрне әсәрләндерә торган хасияткә ия. Биегән кешеләргә карап тору да җитә – алар чынлап, бар җан-тәннәрен шуңа биреп бииләр. Түгәрәкләнеп басу Кояшка табынуны аңлата.

Базардагы «сихерчеләр»

Якутск базарында дини йолалар уздыру әйберләре дә сатыла дигән идем. Яндыру өчен чыралар да сатыла. Ә менә яшен суккан агач кыйбатрак хакка сатыла. Ул теге дөньядагы көчләр энергия биргән – чистарткан агач санала, шушы агачка бит күктән бөек көч – ут төшкән!

Базарда амулетлар ясап утырган бер апа белән сөйләшеп киттем. Ул бөтен нәрсәне күрсәтте, мин бик яратып төшердем, аннары ни кызганыч – ул видеоны беркемгә дә күрсәтмәскә кушты. «Күрсәтсәң, бозым җибәрәм дә, сиңа начар була», диде. Күрсәтмә дигәч, күрсәтергә ярамый, билгеле. Күз тиюдән, сихердән амулетларын бик яратып күрсәтте. Ә менә кайберләрен күрсәтергә дә ярамый икән. Кемгәдер дип атап ясаганны күрсәтсәң, андыеның шифасы калмый, имеш.

Намылыкы исемле иде бу апа, «акрын» дип тәрҗемә ителә икән исеме. «Фамилиям юк, мин аны яратмыйм», диде. 

- Аю тырнагыннан ясалган амулетларны бик яратып алалар, - ди.

- Нәрсәгә кирәк ул?

- Ул кешене чистарта, чөнки аю бит көчле хайван, ул кешегә булыша. Минем нәселдә көчле имчеләр булган. Алар үлгәч тә миңа булышып торалар. Алар менә монда торалар (ханым ике җилкәсенә төртеп күрсәтте). Әгәр сез миңа берәр начарлык эшләмәкче буласыз икән, алар сезнең арттан баралар да, нәрсәдер эшләячәкләр, - дип көлде апа. Куркыныч булып китте: әкиятләрдә шулай ниндидер куркыныч әйбер әйтеп көләләр бит… 

- Ә шундый хәл булганы бармы?

- Әйе. Бер күрәзәче миңа әйтә – сиңа начарлык эшләсәләр, син хәтта ул кешегә начарлык теләмәсәң дә, уйлар космоста формалаша һәм теге кешегә начарлык булып килә, диде. Минем абый эчәргә ярата иде, мине бераз үпкәләтте. Мин аңа: «Озакламый аягың сына», - дидем һәм аның аягы сынды. (Ханым, серләрен сөйли-сөйли пышылдауга күчеп дәвам итте). Бер хатын үпкәләтте, мин аның китүен дә теләмәгән идем, ә ул китте...

Мин алай начарлык эшли дип уйламагыз. Кечкенә балаларны да дәвалый алам – ДЦПлы балага массаж ясыйм, йөреп китәләр. Ә иң көчле шаманнар Якутиянең төньягында – дәваланырга аларга йөриләр. Ә кешенең шаман булырга тиешлеге аның язмышында языла – укып шаман була алмыйсың. Минем бабай имче иде, шаман була ала идем, аның юлыннан китмәдем, чөнки үпкәләсәм, кешегә зыян салуым бар.

- Ә тагын нәрсә өчен амулетлар ясыйлар?

- Кызлар егетләрне карату өчен ясый... Мин алай да эшләмәдем. Кыз чакта бер егет артымнан йөрде. Мин аның үземнеке булуын теләгән идем, ә ул башкага өйләнде. Мин аны кичердем, бернинди начарлык теләмәдем. Аңа берни дә булмады...

Апа: «Төшергәнеңне күрсәтә күрмә», дип артымнан да чыкты. Кулында – аю тырнагыннан ясалган амулет. Шундый итеп ясалган – ниндидер бер җан иясе кебек. «Юк-юк», күрсәтмим, дим. Шунда апа елмайды:

– Ә беләсезме нәрсә? Алла бер, халыклар төрлечә атый гына...

Шаманнар

Шаман киемендәге тотем хайваннар

Фото: © Рәмис Латыйпов

Иң кызык тема, билгеле, шаманнар. Якутиядә мин алар турында шактый кызыклы фикерләр ишеттем. «Шаман» дигәч, яшьләр кул селтәп көлә генә. Мин инде монда аларга бездәге кебек үк мөнәсәбәт ахры – ягъни аларның кем икәнен бөтен кеше дә белә, ә менә аларны күргән кеше дә юк, ахры дип уйлый башлаган идем. Дөрес булып чыкмады. Зыялылар арасында «мин шаманнарга йөрим» дип сөйләүчеләрне ишеткәч, дөнья башка яктан ачылып китте. Язучылар, иҗат әһелләре шулай ди бит! Шаманга йөрим, хәлем кыен булган саен барып кайтам, дип сөйләде бер язучы. Аның белән бергә шаман янына барып кайту гына насыйп булмады – никтер шаманның күрешәсе килмәде. Дөрес, аларны белдерүдән дә табарга була, әмма күпчелек танышларын интернеттагы белдерүләргә ышанмаска киңәш итте – алар башлыча мошенниклар, ди. Аннары чын шаманнар шәһәрдә яшәми дә, ди. 

Китап кибетендәге иң күп алынган китаплар – шул шаманнар, аларның дәвалау ысуллары турындагы басмалар, ди.

Эвенк шаманнары киеме саха шаманнарыннан аерыла

Фото: © Рәмис Латыйпов

Музейда тарих фәннәре кандидаты, Төньяк-Көнчыгыш федераль университет доценты Капитолина Яковлева шаманнар турында бик кызык мәгълүматлар җиткерде. «Шаманнарны кемдер хәтта дин дип атый, кемдер бөтенләй кире кага», - ди Капитолина.

Музейда ул чын шаман манекенын күрсәтте. Тотем кош – козгын сурәте бар, бубен барабаны. Киемендә шалтыр-шолтыр тимерләр. Гомумән, киеме бик гаҗәп – анда хәтта крокодил сурәтләре бар. Якутиядә бу сөйрәлүчеләр юк… Әмма крокодил сурәте бар. Сәбәбен аңлата алмадылар. Мөгаен, бу «түбән дөнья» хайваннары булгандыр, ди Капитолина. Шаманнар турында сөйләгәч, мин алар турында: «Бигрәк шәп оештырганнар болар үз эшләрен», дип уйладым.

- Ак шаманнар, кара шаманнар бар дип әйтәләр, әмма моны кире кагучылар, ак шаман булмый, барысы да кара дип әйтүчеләр бар. Чынлыкта алгыс – чистарыну йоласын уздыра торган алгысчытлар бар, аларны ак шаман дип атап буладыр. Әмма алгысчыт ул дәвалый алмый, ул йола гына уздыра. Ә шаманнар кешене дәвалый санала. Начар ияләр – абааслар кешегә чир җибәрә, ә шаман яки югары дөнья, я түбән дөньяга төшеп, кешегә кем чир җибәргәнен белә һәм шул көч белән көрәшеп, кешене дәвалый ала.

- Шаманнардан нәрсә сорыйлар?

- Әйтик, гаиләгә бала бирүне. Бала булмау – гаилә өчен фаҗига. Һәм бу ир кешенең түгел, хатын-кызның проблемасы санала. Андый гаиләләргә хәтта кунакка да йөрмәгәннәр, моны йогышлы чир дип санаганнар.

Шуңа инде баласы булмаган гаилә, шаманны чакыртырга мәҗбүр. Билгеле, бу хезмәт бушлай түгел, түләүле.

Йола шулай уза. Гаиләне тезеп утырталар, алар артына башкалар – туганнары, күршеләре утыра. Шаман бубенын учакта җылыта, утны ашата, аннары йола биюен башлый. Ул бу җирдән китеп, ниндидер дәрәҗәдәге күккә күтәрелә, Айыысыт алласыннан бала сорый. Айы сорый: «Ә бу гаилә әйбәтме? Балаларны яратамы?» Шаман инде аларны яклап сүз әйтә. Алла боларга бала бирәм дип әйтә. Шаман кире җиргә төшә. Шушы процесс барышында ул хәзерге заманча әйтсәк, театральләштерелгән күренеш, перформанс башкара. Ул куркыныч тавыш белән сөйләшә, бии, сикеренә, җырлый.

Шаман киемендәге металл әйберләр ул сикергән вакытта тавыш чыгарып тора. Әле шаманның ярдәмчесе дә була – ул аның киеменә бәйләнгән баудан тотып тора. Йола буенча, шаман транс вакытында каядыр сикереп, башка дөньяга китәргә мөмкин.

Аллалардан алып кайткан бала җанын әтисенә тапшыра. Аннары инде гаиләдә бала туарга тиеш.

Әмма шаман бернинди гарантия дә бирми! Бала бу гаиләдә түгел, биредә булган башка гаиләдә дә туарга мөмкин. Яки инде бала җанының югалуы да бар. Шаман гарантия бирми – ул бит алладан баланы сорап алып кайткан. Ә инде син шаманга ат биреп тә балагыз тумый икән, үзегез гаепле – димәк, сез балага лаек түгел, бала җаны башка иргә киткән. Чыннан да, шаман йоласын уздырганда бу өйдә башка яшь гаиләләр дә була һәм билгеле, аларның берәрсендә бала туарга мөмкин. Аннары инде бар да: «Ә, шаман сорап алып кайткан бала шунда киткән икән», дигән. Шаман костюмын да үзе текмәгән. Аңа тегеп биргәннәр. Эвенк, эвен халыкларындагы шаман киемнәре күпкә бизәклерәк булган.

– Хәзер шаманнарга мөрәҗәгать итәләрме?

– Хәзер күбрәк дәвалау максатыннан мөрәҗәгать итәләр. Бала табу мәсьәләсендә медицина җиңеп чыкты бит инде. Ә менә авырулар буенча шаманнарга һаман да баралар.

– Кемнәр шаманга әйләнә?

– Шаман булырга тиешле кеше бик авыр йола – инициация узган. Ул ел буе чирләп ятарга, транс хәлендә булырга мөмкин. Шаман транста булганда, козгыннар килеп аны чукып та китәргә мөмкин булган. Бик озак чирләп ятканнан соң тәнендә шундый яра барлыкка килгәч, кешеләр аны шаман буларак таныган. Өлкән шаман бу кешенең шаман булуын таный. Ул корбан китерә һәм эшли башлый.

Шаманнарга бәйле бер сәер хәл үзем белән булды. Без студент чакта Мегин-Кангаласс олысында удаганка – хатын-кыз шаман инициациясе узган урында булдык. Алар ирләргә караганда көчлерәк санала, чөнки ир кеше кеше гомерен ала гына ала, ә хатын-кыз гомер дә бирә ала. Удаганкалар югарырак дәрәҗәгә күтәрелә ала санала.

Без шул урынга GPS-навигаторда билге куймакчы идек. Куеп булмый. Навигатор овал күрсәтеп тора – шушы урынга нокта куеп булмый. Безнең бөтенебезгә дә авыр, куркыныч булып китте. Магнит нокталар була бит, бәлки бу шундый урын булгандыр.

Шаманнарга каршы совет чорында көрәш барган, алар яшерен эшләгән, хәзер ачык эшлиләр. Гадәттә, яхшы шаманнар реклама бирми – аларны халык белә… 

Тагын бер кызык әйбер: Якутиядә тимерчеләр шаманнарга караганда «текәрәк» саналган ди, чөнки тимерче ут белән эш иткән. Шуңа да шаман белән тимерче бәхәсләшсә, тимерче җиңүче саналган, ди.

Элек-электән тимерче шаманнарга караганда югарырак баскычта саналган

Фото: © Рәмис Латыйпов

Саха киеме 

Ысыах вакытында хатын-кызлар иң шәп киемнәрен киеп килгән. Иң бай булып селәүсен тиресе саналган. Ә инде иң бай бизәнү әйбере – көмеш. Саха киемнәрендә кесә булмаган, чөнки атта йөргәндә кесәдәге әйберне алуы читен. Ә хатын-кыз киемнәрендә төлке тиресе кулланылган. Төлке – хәйләкәр хайван, хатын-кызларда да шушы сыйфат югары бәяләнгән.

Саха халкының милли киеме

Фото: © Рәмис Латыйпов

Саха киеме дә дини элементлардан тора дияргә була. Баш киеме – югары дөньяга карый. Шуңа да ул күпмедер дәрәҗәдә Кояшның символы, ул күккә омтылган һәм байлыкны, күкләрнең яклавын күрсәтә. Көмеш бизәкләр кешене югары көчләр белән бәйли дип санаганнар. Баш киемен урлау, аңа зыян салу иң зур гөнаһлардан саналган.

Кием – урта дөньяга карый. Ул кешенең кайсы ыруга, социаль катламга караганын күрсәтә. Саха халкы – аучылар, шуңа да кием уңайлы, тавыш чыгармый торган булырга тиеш дип санаганнар.

Аяк киемен исә изге агачның тамыры креп киткән түбән дөнья белән бәйләгәннәр. Шуңа да аяк киемендә саклый торган билгеләр куелган: явыз көчләр тимәсен өчен кирәк. 

Саха театры

Саха халкының милли театры бар. Моның дингә катнашы юк диярсез, әмма алай ук түгел. Якутиядә «Олонхо» дип аталган чын милли театр да бар. Анда тойук – саха халкының үзенчәлекле җыр манерасы белән җырлыйлар. Гадәти пьесалар да куймыйлар, эпослар куела. Спектакльләрдә алгыс – изге теләк йоласы башкарыла, шул рәвешчә йолалар халыкка җиткерелә.

Тойук җыры нинди була икәнен аңлатып булмый, аны карарга кирәк. Бу яктан чагыштырып әйтерлек әйбер юк, бездә – татарда милли театр юк, без «моң» бар дип горурлансак та, әйтик, моңга нигезләнгән театр юк. Безнең театрларның нигезендә – рус халкы аша Европадан кергән стандарт театрлар.

Якутиядә «классик» театрлар да бар. Алар аларда да рухи элементлар күп. 

Техник яктан бездәге кебек үсеш алмаган театрлар, мәсәлән, бер генә театрда суфлер бар диделәр, мин килгән көнне анысы да эшләми иде. Аңламамын дип борылып китимме әллә, дигән идем, аннары уйлыйм – нәрсәсе бар инде аның? Мәхәббәт турындагы әсәрне дә аңламагач дип кереп киттем, һәм шулай булып чыкты да. Техник яктан үсеш алмаса да, эчтәлек ягыннан бик милли буелып чыкты. Эчтәлеге шундый - кызны ялгыш җирлиләр, ә ул шулкадәр егетне ярата – хәтта җирләнгән җиреннән дә терелеп сөйгәне янына кайта. Бу – гадәти, «стандарт» театрдагы спектакль. Әмма анда да милли элементлар бар. Әйтик, җырлар гадәти, стандарт җыр түгел. Үзләренчә җырлыйлар – барабанга, кубызга һәм үзенчәлекле башкару манерасы белән.

***

Гомумән, Якутиядә мин шундый нәтиҗәгә килдем – аларда үз гореф-гадәтләренә ышану, табыну бик көчле һәм ул нәкъ менә милли юнәлештә. Дөрес, алар басынкы халык, беренче карашка йомыкый да булып тоелырга мөмкин. Әмма беркайчан да үзләрен кимсетмиләр. Саха кызларын, егетләрен рәнҗеткән очракларда алар шундук дәррәү күтәрелеп чыгалар. Биредә милли рух һәм иң мөһиме – милли стратегия бар. Саха киносының, саха театрының күтәрелеше дә шуның мисалы.

Саха халкында милли рух искиткеч көчле! Алар үз диннәре, милләте, республикасы белән бик горурлана, милли йолаларын үти, телне башлыча белә. Ни өчен дигәндә, алардагы шушы ышану телнең, гореф-гадәтләрнең саклануына гарант булып тора. Саха халкы үз төбәгеннән күченеп китәргә дә ашкынып тормый, үз илендә, үз көнкүреше белән яшәвен дәвам итә. Минем фикеремчә, саха халкының бу көчле рухы кайчан да булса чәчрәп чыгачак. 





Глава Якутии Айсен Николаев
Якутия

Глава Якутии: «Семья – это главная ценность в жизни человека и важнейший оплот государства»





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Глава Якутии Айсен Николаев

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Якутия

Готовность объектов к спортивным играм «Дети Азии» проверил глава Якутии



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

Бурятский госцирк представил новое руководство: Театр и цирк, Россия и культура, дети




Спорт в Якутии

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Вольная борьба: Якутский ветеран выиграл чемпионат Монголии

Гран-При на «Национальном достоянии России» завоевали «Бриллианты Якутии»!

Гимнастки сборной Якутии примут участие во втором этапе спартакиады школьников России


Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Интернет

OpenAI готовит конкурента поисковику Google, но на базе ИИ



Частные объявления в Якутске, в Якутии и в России