(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшен һәм боз яву аркасында, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
6 июнь, шимбә киченнән башлап һава шартлары бозылыр дип фаразлана. Республика территориясендә урыны белән яшен, 22 м/с тизлектәге көчле җил булуы һәм боз явуы ихтимал.
Казанда 7 июньдә төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, урыны белән томан булачак.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәттеләр. Читать дальше...