Татарстанда коронавирусның катлаулы формасы белән авыручылар саны артмаган
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән катлаулы формада авыручылар саны артмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Авыр формада авыручылар саны артмады. Яшь структурасы элеккечә кала», - дип искәртте спикер. Жаворонков Covid-19 авыруы белән чирләүчеләр санының 5 процентын балалар тәшкил итүен әйтте. Бу күрсәткеч шулай ук үзгәрмәгән. Читать дальше...