Казан үзәгендә ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, бүген көндез Шаляпин урамындагы 41нче йорт каршында авария булган. Биредә «Лада Гранта» (такси) һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Авария шаһитлары «Лада Калина» каршы як полосага чыкты, дип хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. «Такси пассажирлары - кыз һәм егет тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә алып киттеләр. Моннан тыш, такси йөртүче зыян күргән, әмма ул госпитализациядән баш тарткан»... Читать дальше...