Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала
(Чирмешән, 25 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга быел да субсидия биреләчәк. Моның өчен конкурс игълан ителде. Дәүләттән бу ярдәмне алу өчен 25 июньнән 25 июльгә кадәр электрон формада яки авыл җиреленә барып гариза бирергә кирәк. «Районда 1100 хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Безгә әлегә 300ләп шәхси ярдәмче хуҗалыктан гына гариза керде. Вакыт азаеп бара, документлар тапшыруны ашыктыру сорала»... Читать дальше...