Миңнеханов: җәмигъ мәчете Казан үзәгендә төзеләчәк
Мәчет Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемен йөртәчәк.
Мәчет Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемен йөртәчәк.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак. Һава температурасы атна азагына гына күтәрелергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 июльдә, республикада һава торышын атмосфера фронты билгеләячәк. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм көчле җил алып киләчәк. Чәршәмбе, 28 июльдә, төбәк кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак. «Без сайлауларның ничек узуын күзәтәчәкбез. Бүгенге көндә бездә экраннарның техник параметрлары бар. Бары тик бина буенча аның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеген генә ачыкларга кирәк. Бу юнәлештә билгеле бер эш көтә», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Күзәтүчеләрне... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казан дәүләт автоинспекциясе 23 июльдә 11:10 сәгатьтә Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Якынча версия буенча, билгесез автомобиль йөртүчесе Җиңү проспектындагы 21 номерлы йорт янындагы территориядән барганда 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән, дип яза Казан мэриясе. Велосипедчы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, травматология пунктында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны кайтарып җибәргәннәр. Казан... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыру комитетлары Россиянең төрле төбәкләрендә төзеләчәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хупларга тәкъдим итте. «Юбилей тантаналарына бергәләп әзерләнү аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәгенә, илнең мөселман өммәте һәм Россиянең барлык күпмилләтле халкы берләшүенә хезмәт итәчәгенә ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. «Татарстанда коронавирус инфекөиясеннән дүрт үлем очрагы расланды. Бу — 1932 һәм 1946 елда туган ике хатын-кыз, 1937 һәм 1966 елда туган ике ир-ат», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы белән расланган. Вирус идентификацияләнгән. 26 июльгә белешмә буенча, республикада коронавирустан барлыгы 599 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров югары бәяләгән. Салават Фәтхетдиновның улы бу сезонда Akhmat Racing Team командасында беренче тапкыр чыгыш ясаган. «Ленинград өлкәсенең „Игора“ бөтенсезон курорты янында Россия боҗра узышлары сериясе беренчелегенең өченче этабы тәмамланды. Рөстәм Фәтхетдинов „S1600“ классында ике ярышта да иң яхшысы дип танылды», дип хәбәр итә җырчының матбугат үзәге. Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Миллиард.Татар» проекты бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү өчен мәйданчык ясады. Ул онлайн-уен рәвешендә оештырылган. Җиңүчеләр татарлар яши торган биш шәһәргә юллама ота ала, дип хәбәр итә оештыручылар. «Без бөтен дөньядагы татарлар исәбен ачыклау максатын куйдык. Дөньядагы барлык татарларны һәм татар булырга теләүчеләрне безнең ресурста теркәлергә чакырабыз. Хәзер проект сайтында онлайн-уен бар, анда һәркем үзенең татар кланын булдыра, аны үстерә һәм татарлар яши торган биш шәһәргә сәфәр ота ала... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән, шулай ук Казанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Моннан тыш, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан мөселман кулъязмалары һәм мәдрәсә реставрацияләнәчәк. Мәскәүдә әлеге бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитетының беренче утырышы булды. Һәйкәлләрне реставрацияләү тәкъдимен әлеге чараны федераль оештыру комитеты рәисе — РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өлешләп төзелештә катнашкан проблемалы өч йортны киләсе елда төзергә ниятлиләр. Бу йортлар Габишев урамында «Мелодия» торак комплексында, Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» һәм Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексында урнашкан. «Быел без өлешләп төзелештә катнашучыларның „икенче дулкыны“н төгәлләргә торабыз, кызганыч, „өченче дулкын“ барлыкка килде», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин инвалид балаларга һәм аларны кафеда, поликлиникаларда, кибетләрдә озата йөрүчеләргә чираттан тыш хезмәт күрсәтү турындагы боерыкка имза куйды. Бу документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 1992 елның 2 октябрендә имзаланган «Инвалидларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Россия Президенты указына «I һәм II төркем инвалидлары» сүзләреннән соң 1нче пунктның җиденче абзацына... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси сакклану чаралары сатып алды. «Алдагы сайлау кампаниясе вакытына караганда, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын китерү буенча эшне бер айга иртәрәк тәмамлыйбыз. Безнең участоклар сакланган булачак», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Ул сайлауларның иминлеге һәм легитимлыгы мәсьәләләренә беренче дәрәҗәдәге игътибар биреләчәген әйтте. Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган татарча открыткаларны Казаннан тыш, Чаллы шәһәрендәге сәүдә нокталарында да сатып алып була. «Бүгенге көндә без татар открыткаларын сату нокталарын арттыру буенча эшлибез. Республиканың башка шәһәрләренә дә чыга башладык. Шуларның берсе — Чаллы шәһәре. Алга таба башка шәһәрләргә дә чыгарга уйлап торабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов. Аның сүзләренчә, татарча открыткаларга ихтыяҗ бар. Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясе утырышында чыгыш ясаячак. «Сессия онлайн-форматта узачак. Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев чыгышлары планлаштырылган», — диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ул искәрткәнчә, киләсе елда Казанда комитетның 45нче сессиясе узачак... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булачак. Анда аңа республикада кулланыла торган цифрлы технологияләр турында сөйлиячәкләр. «Әлегә программаны төзиләр, Татарстан Президентын республикада төзелештә кулланыла торган технологияләр белән таныштыру, фәнни-мәгариф һәм проект үзәкләрен күрсәтү планлаштырыла», — диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Читать дальше...
Активист Николай Левашовның 2011 елда экстремист дип танылган "Замалчиваемая история России" фильмын Вконтактега элгән.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртү белән шөгыльләнгән һәм Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясаячак. «Бүген утырышта Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планы расланачак, ул 2022 елда узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң мөһиме тантаналы чараны уздыруда түгел, ә ата-бабаларыбызны һәм мөһим тарихи вакыйганы искә алу», — диде Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салонында булганда «Байкал» күп максатлы җиңел самолет белән кызыксынды һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республикада транспортны куллану потенциалын өйрәнергә кушты. «Рөстәм Миңнеханов аеруча „Байкал“ самолеты моделе белән кызыксынды. Ул кече авиация өчен уңайлы. Бу җиңел транспорт чарасы, шулай ук аэродромда гына түгел, суда да утыртырга мөмкин», — диде Министрлар... Читать дальше...
Для безопасности татарстанцев уже закупили маски, перчатки и антисептики.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Свей» компаниясе тарафыннан алданган өлешчеләрдән компенсация рәвешендәге фатирларга гаризалар кабул ителә. Татарстанда өлешчеләргә ярдәм фонды башкаручы директоры Иван Новиков бу хакта матбугат конференциясендә сөйләде. Сүз проект документациясе буенча каралмаган Четаев урамындагы 3нче һәм Чистай урамы буенча 6нчы йорт турында бара. «2012-2015 елларда „Свей“ фирмасы, банкротлыкта була торып, агентлары аркылы мәйданнар саткан. Өлешчеләргә һава саткан дип әйтергә була... Читать дальше...
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда ковидтан прививка ясатмаган пациентларны план буенча госпитализацияләүдән баш тартачаклар. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә. «Баш табиблар һәм әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта онкология һәм кардиология ярдәменнән кала, пациентларны планлы госпитализацияләү коронавирустан мәҗбүри вакцинация булган очракта гына мөмкин итү кирәк. Бу медицина оешмасында ковид таралу куркынычын... Читать дальше...
Былтыр ел ахырында радионың iOS-кушымтасын эшләү өчен Татарстан яшьләр министрлыгыннан радио такымы 200 мең сум грант откан иде.
Мемориаль комплекс өч ел дәвамында төзелде.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости