Россиядә бер тәүлектә ковидтан үлем очракларының яңа антирекорды теркәлде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә COVID-19 инфекциясеннән 984 үлем очрагын теркәделәр. Алдагы көндә коронавирустан 973 кеше үлгән. РИА Новости Ковидка каршы оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә ковидтан 72 кеше үлгән, Санкт-Петербургта - 65, Свердловск өлкәсендә — 39. Эпидемия башланганнан алып ковид йоктырган 219 329 кешене коткара алмаганнар. Соңгы 24 сәгатьтә Россиядә 28 717 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган. Бу алдагы көнгә караганда 527 кешегә күбрәк. Читать дальше...