Екатеринбургта Муса Җәлилгә бюст ачылды
(Екатеринбург, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Екатеринбургның Халыклар дуслыгы паркында тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Герое Дамир Йосыпов, Свердловск өлкәсенең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов, Татарстанның Урал федераль округында даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, өлкә һәм шәһәр депутатлары, Екатеринбург татарлары, Казаннан килгән тарихчылар катнашты. Читать дальше...