Татарстан укучылары информатика буенча халыкара турнирда җиңү яулады
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 24-29 ноябрьдә онлайн-форматта Болгария Республикасының Шумен шәһәрендә информатика буенча XIII Халыкара көзге турнир узды. Турнирда 16 илдән - Болгария, Россия, Испания, Кипр, Израиль, Румыния, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән 380 укучы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Татарстан данын турнирда Россия Федерациясе җыелма командасы, Татарстан Республикасы җыелма командасы, ISIJ җыелма командасы составында 36 укучы яклады. Читать дальше...