Шәхси йортлар төзүчеләр автойөреше Казанга 13 июльдә киләчәк
Казанга 13 июльдә «Малоэтажная Россия» («Азкатлы Россия») автойөреше килә. Бу көнне Татарстан башкаласында шәхси торак төзү белән шөгыльләнә торган төзелеш компанияләре җитәкчеләре җыелачак. Илнең төрле почмакларындагы белгечләр шәхси торак төзү тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм бу юнәлештә иң яхшы алымнар турында сөйләячәк. «Татар-информ» да узган матбугат вәкилләре белән очрашуда Шәхси торак төзүчеләр берләшмәсе президенты Рамил Усманов шул турыда сөйләде.
Читать дальше...