Машина йөртүчеләрне исерткеч куллануга яңача тикшерә башлыйлар
1 мартта Россиядә машина йөртүчеләрне алькоголь куллануга тикшерү буенча яңа кагыйдәләр кертеләчәк. Бу көннән башлап йөртүчеләрне махсус җайланмага «өрдереп» караганда шаһитлар кирәк булмый, тик процессны видеога төшерү таләп ителә. Шул хактагы документ 2022 елның октябрендә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Россия Хөкүмәте яңа кагыйдәләрне раслаган.
Читать дальше...