Кремльдә Рөстәм Килдебәковның күргәзмәсе ачылды
Фото: Рамил Гали
Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның Казан Кремлендәге филиалы - «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Казан авангарды. Икенче дулкын» циклыннан дүртенче күргәзмә ачылды. Ул «Төс формуласы» дип атала һәм анда 150гә якын хезмәт туплаган. Күргәзмәдә хәзерге заманның иң күренекле татар рәссамнарының берсе Рөстәм Килдебәковның эшләре тәкъдим ителә.
«Остаханәсендә, иҗат лабораториясендә дистәләгән еллар яткан эшләрен Рөстәм Килдебәковның бүген үзе күргәзмәдә күрүенә мин бик шат. Читать дальше...