Татарстан югары уку йортлары студентларының битлек режимын саклавын тикшерәчәкләр
![Татарстан югары уку йортлары студентларының битлек режимын саклавын тикшерәчәкләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/726b8d3fe33da21664033410e1831111a1cfd5ec/store/fill/780/440/453ed2ee80d686135fcc7e220c3c25168dde8d8cfeee6bb11c6479f0611e/MZH_5257%5B1%5D.jpg)
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан университетлары, көллиятләре һәм техникумнары студентларының белем бирү учреждениеләрендә битлек режимы саклавын тикшерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә барлык югары уку йортларын һәм урта махсус уку йортларын тикшерү буенча йөкләмә бар, без мәктәпләрне, балалар бакчаларын, сәүдә үзәкләрен тикшерәбез. Без бүген профилактика чараларының югары уку йортлары администрацияләре тарафыннан гына түгел, алар мөмкин булганны эшли, студентлар тарафыннан да ни дәрәҗәдә үтәлүен карыйбыз», – диде спикер. Авдонина Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова карары белән Роспотребнадзор хезмәткәрләренә физик затларга беркетмәләр төзү буенча өстәмә вәкаләтләр бирелүен искәртте. «Әлеге уку йортларында студентларда битлек кимәү фактлары булса, чаралар шул исәптән хокук бозучыларга да кулланылачак. Шуңа күрә, әйдәгез, бүген булган форматта эшлик. Бүгенге көндә дистанцион укыту булмаячак», – дип кисәтте республика ведомство җитәкчесе урынбасары. Роспотребнадзор вәкиле уку йортларында утырту социаль дистанцияне үтәп узарга тиешлеген искәртте. Студентлар бер-берсе белән аралашканда, битлекләр турында онытмыйча, аны үтәргә тиеш.