Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 18.11.2020

Актанышта мәктәп укучылары өчен математикадан олимпиадага нәтиҗә ясадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш »). 17 ноябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында математика фәне буенча район олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Олимпиадада 4-11 сыйныфларда белем алучы 222 укучы катнашты. Бу хакта район газетасы яза. Бу чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева   катнашты. Ул олимпиадада катнашкан укучыларга рәхмәтен җиткерде һәм дипломнар тапшырды, диелә хәбәрдә.

Чирмешән мәчетендә балалар үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешән мәчетендә балалар үзәге ачылды. Бинадагы бер бүлмәне иганәчеләр ярдәме белән ремонтлап, дәресләр үткәрү өчен уңайлы шартлар булдырганнар. Түбә, стена, электр челтәрләре яңартылган, идәнне җылытыла торган иткәннәр, яңа палас җәйгәннәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. «Ремонт 160 мең сумга төште, шуның 70 меңен безгә исеме дә билгесез бер игелекле ир-ат бирде, аңа җиһазлар алдык. Гомумән, мәчеткә хәйрия акчалары җибәрүчеләргә... Читать дальше...

«Колмаклы Мамадыш икмәге» Россиякүләм бәйгедә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Колмаклы Мамадыш икмәге» н тәкъдим итте. «Колмаклы Мамадыш икмәге» төрле яшьтәге кулланучылар өчен туклыклы продукт булып санала, ул кешегә көч-куәт өсти, эчәклекләрне чистарта һәм аларның эшләвен җайга сала. Бу турыда министрлыкның мабугат хезмәте хәбәр итә. «Башка өлкәләрдәге хезмәттәшләремнең колмак әчеткесе куллану тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң... Читать дальше...



Хоккейчы Алисә Мәҗитова: Хоккей командасы — бер гаилә ул - «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Идел» ). Мин кечкенәдән спортка гашыйк, үземне бик күп спорт төрләрендә сынап карадым. Ләкин иң күңелгә ятканы — хоккей булды, әлеге спорт төре белән бишенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Нәкъ менә бозда, кара алка белән уйный торган хоккейга кайдан килеп эләктем соң мин? Сезгә шул хакта күбрәк сөйлисем килә. Безнең белешмә:  Алисә Радик кызы Мәҗитова Саба районы Сәрдә авылында туган. Хәзерге көндә дә шунда яши. 2018 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлый, Казанда... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 124 булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлде. Шулай итеп республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә. Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы теркәлде.

Казандагы «Хатын-кызлар аралашу клубы» түләүсез очрашуга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Казанда «Хатын-кызлар аралашу клубы»ның чираттагы очрашуы була. «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында әңгәмә «Үзең өчен вакыт» темасына багышланачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Клубның очрашуларында хатын-кызлар шәхси үсеш, бала тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларын өйрәнә, гамәли күнегүләр башкара, арт-терапия белән шөгыльләнә. Клуб белән җитәкчелек итүне һәм очрашуларны оештыруны югары категорияле психолог... Читать дальше...

Тольятти татарлары балаларны түбәтәй ясарга өйрәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Тольятти шәһәрендә балалар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс булган. Түбәтәйне катыргы һәм төсле кәгазьдән ясаганнар. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә. Әлеге чараны Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган. Балалар үз куллары белән татар түбәтәйләре ясаган, шулай ук кызыклы дәрескә өлкәннәр дә кушылган, диелә хәбәрдә.



Татарстанда юл читенә төшеп киткән машинаның йөртүчесе качкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чит ил машинасы юл читенә очып төшкәннән соң, аның йөртүчесе авария урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ» га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итте. Алар сүзләренчә, авария бүген көндезге өченче яртыда Яшел Үзән районында Олы Хуҗаш авылы янында булган. Зур тизлектә килә торган «ДЭУ» җиңел машинасы юл читенә төшкән. Йөртүче машинасын юлга чыгаруны кирәк тапмаган һәм авария урынын ташлап киткән.

Татарстан синоптиклары урыны белән кар явар дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республиада алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кар ява. Төнлә һава температурасы -10.. -15, аязганда -17.. -22 градуска кадәр төшә. Көндез -2, -7 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

Татарстанда дәүләт бүләге алучы кешеләр иң күп булган шәһәрләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советында дәүләт бүләкләре тапшырылган кешеләр иң күп яши торган шәһәрләрне һәм районнарны атадылар. Мәгълүматларны ТР Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире Илсөя Тимергалиева ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әйтте. «Республика районнарында һәм шәһәрләрендә тулаем алганда узган еллардагы тенденция саклана. Бүләкләнүчеләрнең иң күбе — Казанда (854 кеше), Чаллыда (125 кеше)... Читать дальше...

Пенза татарлары тарихы турында китапны интернеттан алып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Литрес» сервисында Фатыйх Зюзин һәм Рәшит Алюшевның «Пенза өлкәсе татарлары тарихы» китабының беренче томы чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. Пенза татарлары тарихына багышланган бу китап борынгы чорларны һәм бүгенге көнне үз эченә ала. «Бу басмада укучы тарихи вакыйгалар турында бик күп кызыклы фактлар таба, Алтын Урда чорында Кыргый басуда нигез салынганнан бирле Пенза өлкәсенең үсеше белән таныша ала», диелә бу хәбәрдә. Китап 850 биттән һәм 275 рәсемнән тора.

Александр Сидякин Башкортстанның биатлон федерациясе попечительләр советы рәисе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республиканың Биатлон һәм чаңгы ярышлары федерациясенең попечительләр советы рәисе итеп сайланды. Иҗтимагый оешма җыелышының чираттан тыш утырышы онлайн-форматта узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Безгә күп нәрсәләрне эшләргә туры киләчәк, зур максатлар һәм бурычлар куярга кирәк дип саныйм. Без 2022 елда Пекинда узачак Кышкы Олимпия уеннары алдыннан әлеге олимпия спорты төрләрен үстерү буенча төп бурычларны хәл итәргә тиеш. Читать дальше...

Дәүләт Советы комитеты сайлауда берничә көн тавыш бирү турында законны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты Татарстанның Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проектын хуплады. Закон проекты сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне берничә көн уздыруны (өч көннән дә күбрәк түгел) күздә тота. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республика законы федераль законга туры китерү өчен эшләнелгән. Документта Сайлау кодексына яңа маддә өстәү тәкъдим ителә. Читать дальше...

Татарстанда Covid белән авыручылар парацетамолдан кала барлык даруларны бушлай алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясен дәвалау схемасындагы барлык препаратларны да (парацетамолдан кала) Татарстан халкына бушлай бирәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде. «Без парацетамол сатып алмадык, ләкин ул схемада бар. Чөнки һәркемнең дә өендә парацетамол бар дияргә була. Һәм бөтен кешедә дә бизгәк булмый, кемдер 38 градуска кадәр температура белән генә авырый, андыйлар бик күп», — диде министр урынбасары. Читать дальше...

Артем Здунов Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Мордовия Башлыгы Владимир Волков отставкага китү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин төбәк җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Артем Здуновны билгеләде. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә. Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волковның үз теләге белән отставкасын кабул итәргә. Мордовия Республикасы Башлыгына сайланган зат вазифага керешкәнче, Артем Здуновны Мордовия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Казанда кышның икенче яртысы җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Беренчел мәгълүматлар буенча, быел Казанда кышның икенче яртысы җылы булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте. «Казанда декабрь аенда температура нормада булыр дип көтелә, ягъни 8-9 градус салкын булачак. Әмма декабрь иң салкын ай булып саналмый һәм Төньяк Атлантика циклоннары... Читать дальше...

Яшел Үзәндә өсте ябык футбол манежы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен футбол манежы ачылды. Тантанада Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, Татарстанның Футбол федерациясе президенты Александр Гусев, шәһәр предприятиеләре башлыклары катнашты. Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев сәламләү сүзендә яшь футболчыларны, аларның тренерларын һәм барлык шәһәр халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм монда күренекле футболчылар үсеп чыгар дигән ышаныч белдерде. «Республика җитәкчелегенә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Бато Багдаев

Театр и дети, Культура и Россия: интервью артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова





Rss.plus
Игорь Маковский

Игорь Маковский: оперативный Штаб «Россети Центр» осуществляет усиленный контроль за работой электросетевого комплекса




Мигель Диас-Канель и Геннадий Зюганов обсудили вопросы укрепления связей между Кубой и Россией

В Ульяновске разыграли «Кубок военной разведки»

Волонтёры сопровождали парады Победы в регионах России

Поплавская высказалась о причинах убийства Влада Листьева




Петербург татарлары Төньяк башкалада Тукайга һәм Бигиевка һәйкәл куярга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургның танылган иҗат әһелләре, сынчы Әхнәф Зиякаев һәм төбәк тарихчысы Альмира Таһирҗанова белән очрашты. Алар Төньяк башкалада шагыйрь Габдулла Тукайга һәм фәлсәфәче, дин белгече Муса Бигиевка һәйкәл кую турында фикер алыштылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.   Очрашуда Әхнәф Зиякаев үзенең яңа эшләре турында сөйләде һәм «Муса Бигиев һәм Тукай»... Читать дальше...

Россия Язучылар берлеге Татарстан берлеген үз составына алу теләген белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов белән очрашкан. Россия Язучылар берлеге киләсе елда Татарстан Язучылар берлеге илкүләм язучылар берлеге составына керер дип күзаллый. Бу хакта Россия Язучылар берлегенең рәсми сайтында хәбәр ителә. «Билгеле булганча, федерациянең Татарстаннан кала барлык субъектларында Россия Язучылар берлегенең региональ оешмалары бар. СССР Язучылар берлеге таркалгач... Читать дальше...

Коронавирустан өйдә дәваланучыларга бирелә торган 12 төрле дару бушлай була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән амбулатор шартларда дәваланаучы пациентларга билгеләнә торган 12 төрле препарат бушлай биреләчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде. «Бүлеп бирелгән 146 миллион сумның 132 миллионына дарулар сатып алынды. Без килешү төзегән 12 төрле даруның унысы кайтарылды», — диде министр урынбасары. Фәридә Яркәева сүзләренчә, якын арада «Интерферон» һәм «Левофлоксацин» даруларына килешү төзеләчәк. Читать дальше...

Этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 17 ноябрьдә, Казанда танылган этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат булган. Аңа 97 яшь иде. Бу турыда ТНВ каналы журналист Марат Сәфәровка сылтама белән хәбәр итте. Марат Сәфәров Россиядә этнология фәненең татар тармагына нигез салучы галимә вафаты турында социаль челтәрләрдә язган. «Казаннан күңелсез хәбәр килде. Рәмзия Мөхәммәтова татар халкы этнографиясе буенча хезмәтләр авторы, алар күптән классикага әверелде инде. Мин аның белән таныш идем, аның кунакчыл өендә дә булганым бар. Читать дальше...



Москва

Вступить в закрытый клуб и изменить свою жизнь


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин принял решение увеличить фонд грантов одаренным учащимся школ искусств



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Comedy Club

Гарик Мартиросян прокомментировал беременность Анны Хилькевич в Comedy Club на ТНТ




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В рамках празднования Дня Победы в Москве пройдет ежегодный турнир среди студенческих футбольных команд «Вызов»

4 современных общественных пространства появятся на севере Москвы в 2024 г

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения


Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Обучила 24 женщин-снайперов: Кто сидел на параде рядом с Путиным?



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России