Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 19.11.2020

Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» , Рәмис Әминов). Якын араларда Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан бөтен нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен төзелгән Иҗтимагый үзәк ачылачак. Бу хакта район газетасы яза. Бу — бөтен Россия территориясендә беренче һәм тиңдәше булмаган бердәнбер күпфункцияле комплекс. Объектның генераль проектлаучысы, «Арканика» архитектура остаханәсе җитәкчесе — Никита Выходцев. «Татнефть» элеккеге универмаг бинасын гадәттәгечә реконструкцияләү белән генә чикләнмәгән. Никита Выходцев сүзләренә караганда... Читать дальше...

Азнакай шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасы республика грантын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең 10 нчы «Алтынчәч» балалар бакчасы «Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант отты. Бу хакта район газетасы яза. 27 октябрьдә эксперт комиссиясе «Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшергән иде, диелә хәбәрдә. «Без узган ел да республика бәйгесендә җиңеп... Читать дальше...

Шамил Садыйков төбәкләрдәге редакцияләргә: Сыйфатлы аудитория — сезнең байлыгыгыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүген Россия төбәкләрендәге татар матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда сыйфатлы аудитория җыярга киңәш бирде. «Сыйфатлы аудитория җыя алсагыз, ул сезнең байлыгыгыз булачак», — диде ул. Шамил Садыйков Инстаграм аккаунтларын үстерергә өндәде. «Без бергә» кушымтасының мәгълүмат әзерли торган бүлеге Инстаграм өчен махсус мәгълүмат әзерләячәген әйтте.  «Инстаграм ул — акча эшләү, аудитория җыю, тәэсир итү коралы. Читать дальше...



Кариев театры «Микулай» моноспектакленә багышланган иҗади очрашуга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә «Микулай» моноспектакленә багышланган иҗади очрашу була. Бу турыда Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашуда драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ренат Әюпов һәм Татарстанның атказанган артисты, төп рольне башкаручы Олег Фазылҗан спектакльне сәхнәгә кую процессында булган эзләнүләр... Читать дальше...

«Ак Барс»—«Торпедо» уенында унике гол, хет-трик булды, буш капкага ике алка керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 7:5 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Әлеге матч «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында 600нчесе булды. Беренче период. Өченче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе исәпне ачты (0:1). Унынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Виктор Тихонов исәпне тигезләштерде (1:1). Унтугызынчы... Читать дальше...

«Казан җөе» — бренд ул — «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Лилия Гәрәева). «Читек чигәр өчен материал да җитәрлек, эшен дә өйрәнеп була, осталык та килә, ихтыяҗ да бар, әмма күп очракта кешеләрдә иң мөһиме юк. Ә бу эштә иң мөһиме — түземлек. Бик сабыр кешеләр генә башкара ала аны».  Оста яңа тегелеп беткән читекне ала да биш-алты метр читкә барып баса. «Ерактан сезгә аның бизәкләре генә күренә, шулаймы?» Килешеп, баш кагам. Фирүзә җирлектә ак һәм яшькелт бизәкләр. Оста бер-ике адым якынлаша. «Хәзер сез җөйләрне дә күрәсез». Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә. Үлүчеләрнең берсе — 1962 елда туган ир-ат. Аны хастаханәгә китергәндә яңа коронавируслы инфекция пневмония белән катлауланган булган. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе аркасында начарланган. Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә «Милли көй» халык иҗаты фестивален быел да оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә «Тамырларга кайту» проекты кысаларында үткәрелә торган «Милли көй» халык иҗаты фестивален быел да оештырырга карар кылганнар. Быелгы бәйге ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайтында хәбәр ителә. Фестиваль өч этапта узачак. Беренче этапта фестивальнең сайлап алу бәйгесе була. Билгеле шартлар буенча ул дистанцион рәвештә үткәрелә. Оештыру комитеты видеоматериалларны карагач, нәтиҗәләр... Читать дальше...



Илшат Гафуров «Ел ректоры» илкүләм премиясе лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны «Ел ректоры» илкүләм премиясе белән бүләкләделәр. Бу турыда КФУның матбугат үзәге хәбәр итте. Бәйге быел беренче тапкыр оештырылды. Җиңүчеләрне Мәскәүдә «Илкүләм проектлар һәм профессорлар җәмәгатьчелеге» форумы кысаларында тапшырдылар. Илдәге ун ректор лауреат булды. Классик университетлар, медицина, педагогик, техник һәм мәдәният югары уку йортлары ректорларын аерым бүләкләделәр. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республика халкын Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә. «2020 елның 20 ноябрендә Татарстанда һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән бозлавык көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы ихтимал. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.

Магнитогорскида «Хәтер» татар җыры бәйгесенә гариза кабул итү иртәгә тәмамлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарлары ел саен үткәрелә торган «Хәтер» татар җыр иҗаты фестиваль-бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләрнең видеолары 20 ноябрьгә кадәр электрон почтага (otk-ddn@yandex.ru) кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хәтер» татар җыр иҗаты фестиваль-бәйгесендә теләге булган һәрке катнаша ала. Чараны Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортының татар мәдәнияты бүлеге оештыра. Бәйгедә түбәндәге номинацияләр каралган... Читать дальше...

Ислам фәннәре һәм гарәп теленнән республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанны Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында нәзарәт һәм КИУ тарафыннан оештырылган II Республика олимпиадасына нәтиҗәләр игълан ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быелгы олимпиадага урта мәдрәсә шәкертләреннән тыш, РИИ, КИУ һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең югары курс студентлары да кертелде. 41 катнашучы арасында тугыз кыз бар иде. Читать дальше...

Кабминда Татарстан Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Министрлар Кабинеты утырышын үткәрде, анда Хөкүмәтнең 2021 елга Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча комплекслы эш планын карадылар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. Песошин комплекслы план ел саен республика социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча формалашуын әйтте. «Татарстанның динамик үсеше төп бурыч булып кала, бу шулай ук илкүләм проектларның төбәк максатларына туры килә»... Читать дальше...

Чаллы госпитальләрендә 18 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы госпитальләрендә 18 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган, пациентларның барысы да диярлек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Бу хакта журналистларга шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте. Чаллының сәламәтлек саклау системасы башлыгы шәһәрне медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында сөйләде. Тиздән йогышлы авырулар хастаханәсендә компьютер томографы эшли башларга тиеш. Тагын... Читать дальше...

Татарстан муниципаль берәмлекләр советы съезды декабрьдә видеоэлемтә режимында була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан муниципаль берәмлекләр советының XV съезды 17 декабрьдә гадәти булмаган форматта узачак — Covid-19 фонында массакүләм чаралар уздыруга чикләүләр аркасында, делегатларның күбесе чарада видеоэлемтә режимында катнашачак. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Шул ук вакытта съезд эшендә тулы форматта катнашу мөмкинлеге саклана, ягъни делегатлар тавыш бирә, сорауларын әйтә, фикер алышуларда чыгыш ясый ала», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Россиядә аерылышу турында таныклык бирүдән туктыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»).Тиздән Россиядә аерылышу турындагы таныклыкны бирүдән туктаячаклар, ә өйләнешү турындагы таныклыкны тантана өчен саклап калырга мөмкиннәр. Бу хакта РФ Федераль салым хезмәте сайтында ведомствоның 30 еллыгына багышланган бәйрәм коллегиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә. ТАСС агентлыгы шул хакта язды. ЗАГС (гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының бердәм дәүләт реестры) — ул гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының барлык реестры. Ел ахырына кадәр 1926 елдан бирле булган мәгълүматлар цифрлаштырылачак. Читать дальше...

Татарстанда ягулык салу станциясендә берничә машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ягулык салу станциясенә килгән җиңел машина йөртүче аркасында күмәк авария булган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә. Бүген иртән Кама Тамагы бистәсе янындагы трассада 15нче модельле «Лада» йөртүчесе зур тизлектә җиңел машинага килеп бәрелгән. Көчле бәрелүдән соң соңгысы әйләнеп капланган. Шуннан соң «Лада» шоферы ягулык салу станциясенә килеп кергән һәм дүрт автомобильне бәрдергән. Һәлакәттә ике кеше җәрәхәт алган, алты автомобиль җимерелгән.

Мәскәү татарларының этномәдәни проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы хуплаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясенең этномәдәни проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. «Чикләвек» интеллектуаль уенын үткәрү өчен грант бирелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан, 2020 елда тормышка ашырыла торган этномәдәни проектлар арасында Мәскәү татарлары автономиясе проектына грант бирелде. Ул Татарстан Хөкүмәте грантларын алу бәйгесе кысаларында тапшырыла. Читать дальше...


Музыкальные новости
Оркестр

Оркестр сыграет под окном. Как встретит День Победы ветеран Жорес Артёмов





Rss.plus
Антонина Арталевская

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская




От спектаклей до мастер-классов: как в Тульской области отметили День Победы

«Россети Московский регион» отметили День Победы в Красногорске

Журналист Bild назвал «инструментом пропаганды» шпица Умку на Параде Победы

Жители Воскресенска отпраздновали День Победы в усадьбе Кривякино




Чаллыдагы предприятиедә бер эшчене аппарат суырып алган һәм гәүдәсен өзгәләп аткан

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтҗанова). Чаллыдагы предприятиеләрнең берсендә гадәттән тыш хәл булган — хезмәт урынында эшчене аппарат суырып алган һәм аның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләп аткан. Бәхетсезлек очрагы БСИ районында Профсоюз урамында урнашкан оешма бинасында булган. Смена вакытында ир-атны эшләп торган аппарат суырып алган һәм кисәкләргә өзгәләгән. Аның хезмәттәше аппаратны туктаткан, әмма бу вакытта инде соң булган. Бу урынга тикшерү-оператив төркеме килгәндә, җитештерү бинасында бар җирдә дә кан була. Читать дальше...

Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча СССР халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев 74 яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Хафиз Тимашев 1947 елның 1 августында Севастопольдә туа. Ул гомерен грек-рим көрәшенә багышлаган: башта спортчы, аннары Татарстан Республикасында яшь көрәшчеләр тренеры була. 1970 елда ул СССР чемпионы һәм И.Поддубный призына халыкара турнирның бронза призеры була. ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның салым системасы — илдә иң яхшыларның берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы салым системасы хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан санала. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Соңгы елларда салым хезмәте җитди үзгәртеп корылды. Бүген бу — цифрлы технологияләр киң кулланыла торган иң заманча һәм югары технологияле дәүләт структураларының берсе»... Читать дальше...

Татарстанда энеләрен янгыннан коткарган 14 яшьлек герой гаиләсенә йорт сатып алалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүген иртән янгын аркасында йортсыз калган Павлиновлар гаиләсе өчен яңа торак төзелешенә акча җыялар. 14 яшьлек үсмер ут капкан йорт тәрәзәсен ватып, энеләрен алып чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Алексеевск районы хакимиятендә хәбәр иттеләр. «Әлеге очракны район башлыгы Сергей Демидов үз контроленә алды. Павлиновлар өчен йорт сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер гаилә олы кызлары Ольга өендә яши. Ул да күп балалы ана», — диделәр хакимияттә. Бүген... Читать дальше...

Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге редакцияләрне җанисәп алдыннан эшне көчәйтергә өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Россиядә халык санын алу алдыннан эшчәнлекне көчәйтергә өндәде.  Ул социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга киңәш итте. «Коронавируска карамастан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу зур эш. Регионнарда татарлар күбрәк булса... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетын җитәкләүче депутаты Сергей Жигарев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашуда сәнәгать комплексының агымдагы торышы, аерым алганда, коронавирус пандемиясе шартларында тармакка ярдәм итү турында фикер алыштылар. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү мәсьәләләре дә каралды. Читать дальше...



Москва

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Неделя мэра: новая «Иволга» и комплексное благоустройство



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Алла Пугачёва

Оставшиеся в России родственники Аллы Пугачевой погрязли в долгах и лишились квартиры




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Парад победы в Москве завершился пролетом авиации

В рамках празднования Дня Победы в Москве пройдет ежегодный турнир среди студенческих футбольных команд «Вызов»

Федерация бокса России почтила память героев в День Победы в Чехове


Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России