Казанда машина йөртүче хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек укучыны бәрдергән
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда автоледи 12 яшьлек укучыны зебрада бәрдерә. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Бүген иртән Чистай урамында ишегалдыннан чыкканда машина йөртүче хатын-кыз12 яшьлек укучыга җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, яшүсмернең аягына җиңелчә зыян килгән.