Казанда хатын-кыз ялган банк хезмәткәрләренә ярты миллион сумга якын акча күчергән
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда бер хатын-кыз ялган банк хезмәткәрләренә ярты миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
10 ноябрь көнне мошенниклар 24 яшьлек кызга шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыргач, аның картасына һөҗүм булуын сөйли. Таныш булмаган егет әйтүенчә, янәсе, кызның паспорт мәгълүматлары җинаятьчеләр кулына эләккән һәм тегеләре аның исеменнән 200 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Үз акчаларын саклап калу өчен, банк хезмәткәрләре кызга башка банктан кредит алырга һәм күрсәтелгән счетка акчаларны күчерергә тәкъдим итә. Кыз мошенниклар инструкциясе буенча барысын да эшләгән.
Икенче көнне аңа янә банк хезмәткәрләре булып шалтыратып, аның исеменә янә 200 мең сумлык кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итәләр. Бу юлы мошенниклар кызга кредитны күбрәк суммага алуны тәкъдим иткән. Ул җинаятьчеләргә 246 мең сум акча күчергән.
Вакыт узгач, кызга чираттагы тапкыр, янәсе, банктан шул ук тәкъдим белән шалтыраталар. Тик бу юлы башка банк бүлегендә кызга кредит бирүдән баш тартканнар. Ул бу хакта җинаятьчеләргә хәбәр итә, шуннан соң алар элемтәгә керүдән туктый.
Караклар корбаны булуын аңлап, кыз полициягә шалтырата. Хәзер «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре шалтыратучыларның шәхесләрен билгели.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе билгесез затларга акча күчерергә яки шәхси мәгълүматларны бирергә кирәкми, дип кисәтә. Шикләнгән очракта, һичшиксез, бөтен мәгълүматны ачыклагыз һәм яңадан тикшерегез.