Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Хоккейчы Алисә Мәҗитова: Хоккей командасы — бер гаилә ул - «Идел»

0

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Идел» ). Мин кечкенәдән спортка гашыйк, үземне бик күп спорт төрләрендә сынап карадым. Ләкин иң күңелгә ятканы — хоккей булды, әлеге спорт төре белән бишенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Нәкъ менә бозда, кара алка белән уйный торган хоккейга кайдан килеп эләктем соң мин? Сезгә шул хакта күбрәк сөйлисем килә. Безнең белешмә:  Алисә Радик кызы Мәҗитова Саба районы Сәрдә авылында туган. Хәзерге көндә дә шунда яши. 2018 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлый, Казанда спорт академиясендә читтән торып югары белем ала. Саба районы Шәмәрдән авылы лицеенда физкультура укыта.  Тәүге тренировка Кечкенә вакытта бик оялчан, куркак, кеше белән аз аралашучан кыз идем мин. Ләкин холкымда бер әйбәт сыйфат бар — һәрвакыт куйган максатларыма ирешүчән булдым. Әнием гел искә төшереп: «Сиңа уйнап кына берәр нәрсә алам, дип әйтсәң, шуны ничек тә алдыра идең», — ди.  Хоккей белән шөгыльләнә башлавымның да бер сәбәбе шул булгандыр, чөнки авылыбызга хоккейга йөртә торган автобус килүен күргәч тә, аларга иярергә теләдем, шундый максат та куйдым.   Шулай беркөнне мәктәп директорына хоккейга барырга теләвемне әйттем. Баштарык: «Син кечкенәрәк бит әле», — дисә дә, озакламый мәктәптән форма җыеп бирде. Шул көнне үк кич белән, нәкъ менә көн саен авылга килеп хоккеист кыз-малайларны йөртә торган торган автобуска утырып, беренче тренировкага бардым. Килгәч тә, беренче тренер белән танышу үзе бер сынау булды, чөнки ул татарча белми иде. Ә мин — чын татар кызы.  Һөҗүмчедән — капкачыга Хоккейчы һәм, гомумән, спорт белән шөгыльләнүче кеше ул — көчле рухлы, максатчан, үз-үзенә таләпчән булырга тиештер. Безнең тренерлар да беренче көннән үк бездә шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Тора-бара, ярышларга йөри башладык. Башка районнарга яки шәһәрләргә баргач, «Без — Сабалар!» — дип янып тора идек. Шулай бердәм булуыбыз күп уңышлар яуларга булышкандыр.  Бер-ике ел һөҗүмче ролендә уйнаганнан соң, капкачы булып карау теләге туды. Бу вакытта минем яшь категориясендә капкачы булмау сәбәпле, тренер үземне сынап карарга рөхсәт итте. Беренче тапкыр капкачы формасын кигәч, куркып калдым, ләкин ахыргача барырга ниятләдем. Берничә тапкыр бозга чыкканнан соң, миңа тренер капкачы амплуасында калырга тәкъдим итте. Үземә дә бу ошый иде, бик теләп ризалаштым. Ярты ел диярлек үземнең яшь категориясендә капкада, зуррак кызлар белән һөҗүмче ролендә уйнадым. Соңыннан инде капкада гына тора башладым. Хоккейда капкада тору — аерым бер спорт төре ул! Беренчедән алар командада ике яки өчәү генә була, икенчедән, үзләренең формалары белән дә, психологик яктан да уенчылардан аерылалар. Капкачы уенның беренче минутыннан, соңгы сиренага кадәр «уенда» була. Шушы вакыт эчендә үзеңне контрольдә тоту җиңел түгел. Моның өчен күп көч, түземлек таләп ителә. Капкачы, команда белән бергә күнегүләрдән тыш, игътибарлыкны, реакцияне, тизлекне арттыру өчен, мөстәкыйль дә күп шөгыльләнергә тиеш. Һәр капкачы уенга төрлечә әзерләнә, үзенең ритуалларын башкара. Мин исә уен алдыннан хисләремне контрольдә тотарга тырышам һәм шайбаны ничек тотканымны күз алдыма китерәм.   «Хоккей командасы — бер гаилә ул» Мәктәпне тәмамлаганда мин дә имтихан тапшыру һәм булачак һөнәр сайлау кебек зур сынаулар каршында калдым. Шул арада югалып калып, хоккейны ташлаганымны үзем дә сизми калдым. Профессиональ командага китмәячәгемне инде алдан ук хәл иткән идем, ләкин бу спорт төреннән алай гына китәргә уемда да булмады.  Әти-әнием тәкъдиме белән Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Арчада яңа Боз сарае ачылып, кызлар командасына кеше җыюларын ишеткәч, шатлыгымның чиге булмады. Көллиятне тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге белән үзебезнең районга эшкә кайттым. Шул ук елны интернет аша табып, Казанның «Пантеры» кызлар хоккей командасында уйный башладым. Командада бик җылы каршы алдылар. Андагы кызлар белән бергә гаилә булып, бүген дә яраткан шөгылебездән аерылган юк. Баштарак гаилә, балалар булгач, хоккейны ташлыйсы була инде, дип йөри идем, командабыздагы ие-өч балалары булган кызларны күргәч, шатландым. Әгәр шөгылең сиңа рәхәтлек бирә икән, җаен табып була икән бит!  «Пантеры» командасы, әлбәттә, профессиональ команда түгел. Монда хоккей уйный белгән яки өйрәнергә теләге булган кызлар килә. Ләкин безнең һәрберебезнең үз максаты һәм бурычлары бар, ә тренерыбыз безгә аларны яуларга булыша.  Киләчәгемне ничек күрәм соң? Анда хоккейга урын бармы? Әлбәттә, гаилә кору, балалар тәбияләүне беренче урынга куям. Хатын-кызның бәхете нәкъ менә яхшы хатын, әни булуда ул. Ә хоккей исә минем яраткан шөгылем булып калыр дип өметләнәм, чөнки хәзерге заманда кеше өчен бернинди чикләүләр дә юк, һәр кеше үзе теләгән шөгылен сайлый.  Гомумән, кайчандыр хоккей уйный башлавым белән горурланам, чөнки шәхес булып формалашуымда, гаилә, мәктәп, көллият, укытучылар белән беррәттән, остазларым (тренерларым): Камил Галимҗанов, Айрат Әхмәтшин, Сергей Столбун, Илнур Галимҗанов, Дамир Низаметдинов, Алишер Гаффаров, Руслан Ризаев, Александр Митягин, Артур Абиевлар зур көч куйды. Рәхмәт аларга! Бүген мин физик тәрбия укытучысы булып эшлим һәм шәхес тәрбияләүнең нинди зур нәрсә икәнен яхшы аңлыйм.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин подвел итоги Московской олимпиады школьников





Москва

«Лето. Москва. Шавасана» — в Москве пройдёт Международная Конференция Йога Журнала


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин исключил запрет для самокатчиков ездить по тротуарам в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Наталья Сергунина

Сергунина: в Москве появилась собственная платформа по разработке моделей ИИ




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА и МФТИ заключил соглашение о сотрудничестве

Гонки на яхтах и практики лидеров рынка: предприниматели Татарстана станут участниками образовательной регаты в Москве

Две бронзы выиграли забайкалки на международных соревнованиях по киокусинкай «Moscow Cup 2024»


Людмила Самсонова

Самсонова победила Фернандес и вышла в третий круг турнира в Страсбурге



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о компенсации части затрат на путевки в оздоровительные лагеря в рамках нацпроекта «Семья»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России