Дәүләт Советы комитеты сайлауда берничә көн тавыш бирү турында законны хуплады
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты Татарстанның Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проектын хуплады. Закон проекты сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне берничә көн уздыруны (өч көннән дә күбрәк түгел) күздә тота. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республика законы федераль законга туры китерү өчен эшләнелгән. Документта Сайлау кодексына яңа маддә өстәү тәкъдим ителә. Аның сүзләренчә, югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне кичектерү мөмкинлеге исәпкә алынган. Моннан тыш, закон проекты элек уртача авырлыкта җинаять кылган өчен хөкем ителгәннәргә теләсә нинди сайлау вазифасына үз кандидатураларын тәкъдим итүне тыя. «Бинадан читтә тавыш бирү турында гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен бердәм портал аркылы тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Без бу системаны кулланып карадык инде, ул үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Сайлаучылар бинадан читтә тавыш бирергә мөмкин булган нигезләмәләр исемлеге дә артты», — диде Сайлау комиссиясе башлыгы. Андрей Кондратьев әйткәнчә, дәүләт хакимиятенә һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар уздырганда сайлаучылар өчен дистанцион электрон тавыш бирү мөмкинлеге була ала. Документта күзәтүчеләргә карата таләпләр, кандидатны теркәүдән баш тарту өчен нигезләмәләр дә аңлатылган. Комитет закон проектын хуплады һәм Татарстанның Дәүләт Советына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.