Петербург татарлары Төньяк башкалада Тукайга һәм Бигиевка һәйкәл куярга тәкъдим итте
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургның танылган иҗат әһелләре, сынчы Әхнәф Зиякаев һәм төбәк тарихчысы Альмира Таһирҗанова белән очрашты. Алар Төньяк башкалада шагыйрь Габдулла Тукайга һәм фәлсәфәче, дин белгече Муса Бигиевка һәйкәл кую турында фикер алыштылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Әхнәф Зиякаев үзенең яңа эшләре турында сөйләде һәм «Муса Бигиев һәм Тукай» скульптура композициясенең беренче моделен күрсәтте, диелә хәбәрдә. Әлеге сында скульптор шагыйрьнең һәм дин белгеченең сөйләшеп утыруын сурәтләгән. Алар эскәмиядә утырып тора, янәшәдә китаплар бар. Алар киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алыша. Әхнәф Зиякаев «Муса Бигиев һәм Тукай» дип аталган шәһәр скульптура композициясе булдыру турында проект тәкъдим итте. Очрашуда күренекле галим, дин белгече Муса Бигиевнең һәм бөек татар шагыйре Габдула Тукайның исемен мәңгеләштерү буенча инициатив төркем булдыру турында килештеләр.