Кабминда Татарстан Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Министрлар Кабинеты утырышын үткәрде, анда Хөкүмәтнең 2021 елга Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча комплекслы эш планын карадылар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. Песошин комплекслы план ел саен республика социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча формалашуын әйтте. «Татарстанның динамик үсеше төп бурыч булып кала, бу шулай ук илкүләм проектларның төбәк максатларына туры килә», — дип искәртте ТР Премьер-министры. Идарә итү процессларының ачыклыгын арттыруга һәм бу эшләргә гражданнарны җәлеп итүгә, республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Икътисади өлкәдә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен, цифрлаштыру һәм бизнес шартларын яхшырту буенча җитди эш планлаштырылган. Комплекслы планның социаль блогы мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрен үстерүгә, шулай ук Татарстанның һәр кешесе өчен уңайлы һәм имин тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән. ТР вице-премьеры — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 54 йөкләмәсен гамәлгә ашыру максатларындагы комплекслы план 214 чараны үз эченә алуын әйтте.