Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 кеше вафат булган
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 35 778 кеше вафат булган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости яза. «Узган тәүлектә 467 үлем очрагы теркәлде. Россиядә барлыгы 35 778 кеше вафат булды», — диелә хәбәрдә. Мәскәүдә 74 очрак, Санкт-Петербургта 70 очрак теркәлгән.