«Вакыт» газетасы мөхәррире: Укучыларга интрига кирәк
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Газета укучыларга интрига кирәк, аларны шоу-бизнес, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Чувашия Республикасы «Вакыт» газетасы мөхәррире Гөлия Гыйнатуллина сөйләде. «Тиражлар кими. Әллә халык укырга яратмый, әллә үзебез мәгълүматны дөрес җиткерә алмыйбыз. Без халык тормышы, дини темаларга караган язмалар бастырабыз. Ә кешеләрне шоу-бизнес яңалыклары, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Безнең якларда халык бик эшчән, бәлки укырга вакытлары юктыр», — диде ул. Шулай ук Гөлия Гыйнатуллина Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафатыннан соң, эшләр авырайганын, проблемаларның артуы турында әйтте.