Казанда чит ил машинасы укучы кызны бәрдерә
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы йөртүчесе укучы кызны бәрдерә. Бу хакта шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә иртәнге сигезләр тирәсендә Шамил Усманов урамындагы 25б йорты янында булган. «Опель» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлый алмый һәм тиешсез урында юл аша чыккан 12 яшьлек кызны бәрдерә.
Авария нәтиҗәсендә кызның аяклары имгәнгән.