Төнлә Татарстанда «ГАЗель» йөртүчесе трасса буенча барган ирне бәрдергән
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Төнлә Татарстанда «ГАЗель» трасса буенча барган ирне бәрдергән. Ир шунда ук вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Авария бүген Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 1154нче чакрымында төнге икеләр тирәсендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» йөк машинасының 28 яшьлек шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган, караңгыда җәяүлене күрмәгән, дип фаразлана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлакәт урынында вафат булган. Полиция хезмәткәрләренә вафат булучының шәхесе начыкларга кирәк. Аңа 30-35 яшь була.