Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр. Бу хакта район газетасы яза. Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Ильмир Шәфиев сүзләренә караганда, районда хоккей уйнау өчен җиһазландырылган алты спорт мәйданчыгы бар, аларның өчесе Базарлы Матакта һәм берәр Иске Матак, Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе авылларында. Калган торак пунктларда авыл кешеләре буа, күл, елгаларда үзләре шугалаклар коралар яки тигез өслекле җирне боз белән каплыйлар.