Инвалидлар декадасы кысаларында Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» уза
(Алабуга, 29 ноябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Ел саен Инвалидлар декадасы кысаларында Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» уза. Быел марафон 2020 елның 3 декабрендә узачак. Бу хакта район газетасы яза. Теләге булган һәркем үз өлешен кертеп, акчаны физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә юнәлдерә ала. Ярдәм итү өчен 9-50-71 телефоны буенча «Астра» тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.