Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2021

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә урбанистика форумында чыгыш ясады

0

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территориаль үсешнең мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумында спикер буларак чыгыш ясады. Форум «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» темасына багышланган һәм Мәскәүнең «Зарядье» паркында уза. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда формалаштырылган һәм Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерергә ярдәм итә торган комплекслы алымнар турында сөйләде. Республика җитәкчесе Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында социаль һәм транспорт инфраструктурасы төзелүе, шулай ук торак үсеше нокталары белән синхронизацияләнүе турында сөйләде. 2020 елда гына да 22 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп төзелде. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектында катнашу зур шәһәр агломерацияләре юллары челтәрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, М-12 трассасын төзү һәм М-7 «Волга» юлын модернизацияләү кебек зур юл проектларын гамәлгә ашыру 260 чакрымнан артык автомобиль юллары төзергә, шәһәрдән транзит транспортын чыгарырга, автомобиль юлларының үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде ул. Аның сүзләренчә, якын-тирә районнарның потенциалын ачып, миграцияне киметү һәм транспорт инфраструктурасына йөкләнешне киметү өчен аларның полицентриклыгын тәэмин итәргә кирәк. «Моның өчен без алар тирәсендә сәнәгать һәм индустриаль парклар, логистика үзәкләре төзи башладык. Бездә мондый үрнәкләр бар инде, мәсәлән Wildberries, Ozon, Иннополис һәм „Алабуга“ МИЗ белән уртак проектлар», — диде ул. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада парклар, скверлар, бульварлар һәм яр буйлары төзекләндерелә башлады, шулай ук ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча проект башланды. Моннан тыш, ТР Президенты Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе проекты турында сөйләде. «Без Россиядә иң зур яр буе парклары экосистемасын булдырырга телибез, ул 150 чакрым җәяүлеләр һәм веломаршрутларны берләштерәчәк. Казансуда 12 парк булачак, аларның һәрберсе уникаль. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый Стратегия шәһәрне үстерүдә халыкның саулыгына һәм экологиягә игътибар юнәлткән яңа алым булды. Бу шәһәр халкының 50 процентын елга янында парклар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләде ул.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Московский предпринимательский форум объединил более 3 тыс. человек



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Ольга Бузова

Бузова поздравила "Зенит" с чемпионством




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт


WTA

Россиянка Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA в Рабате



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

23 МАЯ РОССИЙСКАЯ МЕЖДУНАРОДНАЯ АКАДЕМИЯ ТУРИЗМА ОТМЕТИЛА СВОЙ 55-Й ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ. ФОТОРЕПОРТАЖ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России