Татарстанда көчле яңгырлар, яшен, боз һәм томан көтелә
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Кабат һава торышы бозылу көтелә, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шул исәптән Казанда да кыска вакытлы яңгырлар (урыны белән — көчле) һәм яшен булачак дип фаразлана. Кайбер җирләрдә боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип белдерә синоптиклар. Төнлә 14-19, көндез 24-29 градус җылы булачак. Метеорологларның якынча фаразларына караганда, якшәмбе һәм дүшәмбе көнне республикада тотрыксыз һава торышы саклана. Кыска вакытлы яңгырлар һәм боз яварга, яшен булырга мөмкин. Температура әкренләп төшәчәк.