Арчада төзелеш мәйданчыгында бер яшүсмернең кулы өзелгән
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Арчаның «Арское МСО» компаниясе төзелеш мәйданчыгында бер яшүсмернең кулы өзелгән.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе сөйләде.
Ачыкланганча, 17 яшьлек үсмер формовщик вазифасында беренче көн эшкә чыккан булган. Ул кирпечләрне киптерә торган конвейерга тезеп барган. Бер мизгелдә аның кулы агрегатка кереп китә һәм өзелә.
Яшүсмер эшкә рәсми рәвештә урнашмаган һәм аның белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырылмаган була.
Әлеге факт буенча «Хезмәт саклау таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.