Миңнеханов урбанистика форумында Мәскәүнең шәһәр хуҗалыгы казанышларын өйрәнде
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территория үсешенең мегапроектлары» Х Мәскәү урбанистика форумының пленар сессиясендә катнаша. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Унынчы юбилей форумы башкаларның «Зарядье» паркында уза. Чараның пленар утырышы кичә, 1 июльдә ачылды, темасы: «Супер йолдыз — шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре».
Моннан тыш, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов махсус күргәзмә дә карады. Монда ул Мәскәүнең шәһәр хуҗалыгы казанышлары белән танышты һәм өстәмә чынбарлык элементлары булган тренажер-велосипедны сынап карады.