Рөстәм Миңнеханов: «Агроволга — 2021» — федераль дәрәҗәдәге чара
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга — 2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылышында катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә уза. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ачылышта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне саклау механизациясе һәм химизациясе департаменты директоры Роман Некрасов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары — Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты. «"Агроволга — 2021" халыкара сәнәгать күргәзмәсе — федераль дәрәҗәдәге чара. Күргәзмәдә 300дән артык компания, Россиянең 40тан артык төбәге һәм безнең чит илләрдәге партнерларыбыз катнаша», — диде Рөстәм Миңнеханов. Чара ачык һавада агоросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында форумнар уздыруны үз эченә ала. «Монда килгән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу мәйданчыкны файдалы итеп куллануларын телим. Кичә дә күргәзмәдә кызыклы чыгышлар, түгәрәк өстәлләр булуын әйттеләр. Барлык экспозицияләргә дә ихтыяҗ зур, экспозиция өчен җитештерелгән әйберләрнең күбесен инде сатып алганнар. Бу авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булуын сөйли», — диде Рөстәм Миңнеханов.