Казанда су басу аркасында туктап калган травмай һәм троллейбуслар яңадан йөри башлады
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). 9.50 сәгатьтә троллейбус һәм трамвайларның маршрутлар буенча хәрәкәте тулысынча торгызылды. Җәмәгать транспорты гадәти режимда эшли. Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Татар-информ» агентлыгы Казанда урамнарны су басу аркасында трамвай һәм троллейбуслар хәрәкәте вакытлыча туктатылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.